Республика Башлыгы Хәйбулла районының социаль, белем бирү һәм инфраструктура объектларын карады, махсус хәрби операциядә һәлак булган яугирләрнең гаиләләре белән очрашты. Республика Башлыгы журналистлар белән әңгәмә барышында Баймак районындагы хәлгә карата үз фикерен белдерде.
Радий Хәбиров:
-Эш башлавымның беренче көннәрендә үк экстремизмга һәм хәлне какшатырга тырышуга юл куймаячакмын дип белдергән идем. Башкортстан Башлыгы буларак, мин республиканы, халыкны милләт, тел, дин билгеләре буенча бүлеп, милләтара татулыкны бозарга тырышудан якларга тиешмен. Бу - минем вәкаләтләрем һәм бурычым.
Кичәге хәлгә килгәндә, күрүегезчә, суд хөкем карарын чыгарды. Бу авыр карар - 4 ел гомум режимдагы холык төзәтү колониясе.
Моңа кадәр булган хәлләргә тукталганда, 2020 елда без "Башкорт"* оешмасын экстремистик оешма дип тану буенча эш үткәрдек. Бу ул вакытта бердәнбер дөрес карар булды дип саныйм. Тик оешманың кайсыбер җитәкчеләре моны аңлап бетермәде һәм арытабан шушы еллар эчендә төрле формада җаваплылыкка тарттырылдылар.
Алсынов * турында әйткәндә, ул моңа кадәр экстремизм буенча җаваплылыкка тарттырылган иде. Росфинмониторинг карары белән ул экстремистик, терроризм эшчәнлегенә катнашлыгы булган кешеләр исемлегенә кертелде. Бу - бик җитди гаепләүләр.
Үзеңә яхшы ниятле экоактивист, патриот битлеге кияргә мөмкин, тик чынбарлыкта хәл алай түгел. Бер төркем кешеләр, ә аларның бер өлеше - чит илдә яшәгән сатлыкҗаннар, Башкортстанны Русиядән аерылырга өнди. Алар республикада партизаннар сугышы башларга чакыра. Бу кеше үтерү өчен хөкем ителгән Руслан Габбасов* та, наркотиклар өчен җаваплылыкка тарттырылган, бүген гади чабан битлеге астында яшеренгән Фәнзил Әхмәтшин да.
Әле бик авыр маддә - күмәк тәртипсезлек буенча эш кузгатылды һәм ул бик озак хөкем срогын күз уңында тота. Тәртип саклау органнары бу эшне актив алып бара.
Күңел тыныч түгел - монда безнең дә, муниципалитетларның да гаебе бардыр. Шәхсән үземнең гаебем - бу кешеләрнең кем икәнлеген, аларның асылын халыкка тулысынча аңлатып җиткермәвебездә. Хәзер бу эш белән актив шөгыльләнәчәкбез. Мин дә эндәшми калмаячакмын, бу егетләрнең чын йөзен ачачакбыз.
Тагын бер кабатлыйм: гади генә чабан, йә табигать сакчысы битлеге артына яшеренергә кирәкми, чынында бу алай түгел. Төбәк Башлыгы буларак, мин республиканы яклаячакмын.
Мин халкыбызга,баймаклыларга, гомум алганда, җәмгыятебезгә рәхмәтлемен. Баймакка бөтен республикадан берничә йөз кеше җыелды, Баймак халкы килде, карадылар һәм таралдылар.
Безгә нәрсә белән яшәвебез һәм бу кешеләрнең кем булуы хакында күбрәк сөйләргә кирәклеген сызык өстенә алам. Шуңа бу эшне дәвам итәчәкбез. Гомумән алганда, Башкортстан үсешә, арытабан да алга барачакбыз.
*Фаил Алсынов: Росфинмониторинг тарафыннан экстремистлар эшчәнлегенә һәм терроризмга катнашлыгы булган кешеләр исемлегенә кертелгән.
* Руслан Габбасов: Юстиция министрлыгы тарафыннан - чит ил агентлары исемлегенә, Росфинмониторинг тарафыннан эктремистлар эшчәнлегенә һәм терроризмга катнашлыгы булган кешеләр исемлегенә кертелгән.
* "Башкорт": 2020 елның 22 маенда Башкортстан Республикасы Югары суды тарафыннан "Башкорт" оешмасы экстремистик оешма дип танылды, Русия биләмәсендә аның эшчәнлеге тыелды.