Әлеге вакытта республикада социаль ярдәм чаралары алучы 446,8 мең хезмәт ветераны яши. Бу мәртәбәле исемгә кем дәгъва итә ала? Аны алу өчен нинди бүләкләргә ия булырга кирәк?
“Хезмәт ветераны” исеме Русия Федерациясе яки СССР дәүләт бүләкләре, ведомство наградалары, шулай ук страховкалау стажы ир-атлар өчен 25 елдан, хатын-кызлар өчен 20 елдан да ким булмаган, яки тиешле пенсия билгеләү өчен кирәкле еллар хезмәте булган гражданнарга бирелә. Шулай ук тагын бер үзенчәлеге бар: әгәр кешене 2016 елның 1 июленнән соң ведомствоның отличие билгесе белән бүләкләсәләр, аның үз өлкәсендә кимендә 15 ел эш стажы булырга тиеш.
Бөек Ватан сугышы чорында балигъ булмаган яшьтә эшли башлаган гражданнар өчен: ир-атларның 40 елдан да ким булмаган һәм хатын-кызларның 35 елдан ким булмаган стажы булырга тиеш.
Башкортстанда озак еллар эш стажы булган гражданнар өчен хезмәт ветераны дигән өстәмә исем булдырылды. Бу исемне алу өчен 60 яшькә җиткән ирләргә – 40 ел, хатын-кызларның 35 ел эш стажы булырга тиеш.
Нинди бүләкләр исәпкә алына?