Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 35 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм үткәрү өчен эшче төркем оештырырга боерды. Тиешле документ Башкортстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат интернет-порталында басылып чыкты. Эшче төркемгә быел 25 гыйнварга кадәр тантаналы чаралар планын эшләргә һәм расларга кирәк. Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгаруның 35 еллыгын республика районнарында һәм шәһәрләрендә дә билгеләп үтәргә тиешләр.
Иесегезгә төшерәбез, 1989 елда Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көне 15 февральдә билгеләп үтелә. Совет гаскәрләре Әфганстан Демократик Республикасына 1979 елның декабрендә керә. Беренче булып Баһрам аэродромына, Кабулдан 50 км төньяктарак, 105нче гвардия Һава-десант дивизиясе частьлары төшә. 1988 елда Женева килешүләренә кул куелгач, Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару башлана. 1989 елның 15 феврлендә 40нчы армиянең соңгы колонналары һәм чик буе гаскәрләренең барлык махсус бүлекчәләре Әфганстан демократик республикасы территориясеннән тулысынча китә. Хәзерге вакытта бу сугышны узган кешеләрнең күбесе – махсус хәрби операция зонасында.
Чыганак: bashinform.ru