Уфа районыннан Мәхмүтовлар гаиләсе “Родные – Любимые“ Бөтенрусия гаилә форумында Башкортстан исеменнән чыгыш ясаячак. Ул 2024 елның 19-23 гыйнварында Мәскәүдә ВДНХда «Русия» Халыкара күргәзмә-форумы мәйданчыгында узачак.
Республиканың Хезмәт министрлыгында сөйләүләренчә, гаиләдә өч балада балачактан ук бер-берсенә, якыннарына, Ватанына, хезмәтенә, үз гореф-гадәтләренә карата ярату һәм хөрмәт тәрбияләнә. Мәхмүтовлар күп тапкыр төрле конкурсларда һәм проектларда катнашкан һәм җиңүче булган.
Оештыручылар мәгълүматларына караганда, форумда ачык программа булачак, анда теләгән һәркем катнаша ала. Форумда мастер-класслар, интерактив лекцияләр, конкурслар, гаилә белән тимераякта шуу, урам күңел ачулар, театральләштерелгән спектакльләр, автор экскурсияләре, милли ризыкларны дегустацияләү һәм ярминкәләр булачак.
Шулай ук махсус ябык программа узачак, анда 1000нән артык кеше катнашачак. Бу – илнең һәр төбәгеннән гаилә династияләре, «Русия» күргәзмә-форумында экспозицияләре тәкъдим ителгән корпорацияләр һәм ведомстволарның һөнәри династияләре, күп балалы, яшь һәм тәрбиягә алынган гаиләләр, Русия Геройлары һәм МХО ветераннары гаиләләре, шулай ук Беренчеләр хәрәкәте активистлары гаиләләре.
23 гыйнварда форумда рәсми рәвештә Гаилә елы ачылачак.
Чыганак: bashinform.ru