16 гыйнварда республика Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Уфаның 450 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча киңәшмә үткәрде.
Юбилей 2024 елда билгеләп үтеләчәк. Министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, шәһәр хакимиятләре һәм подряд оешмалары вәкилләре белән берлектә төбәк башкаласында төп юбилей объектларын төзү барышы турында фикер алыштылар. Иң зур төзелешләрнең берсе – Уфаның Октябрь районындагы Көрәш сарае. Аның төзелеше расланган график буенча бара.
2024 елның октябрендә биредә «Русия – спорт державасы» халыкара форумының төп чараларын уздыру планлаштырыла. Бу зур чараны Башкортстанда уздыру карары турында Русия Президенты Владимир Путин 2023 елның октябрендә игълан иткән иде. Уфаның төньяк һәм көнчыгыш өлешләрендә шәһәрнең юбилеена шулай ук эре спорт үзәкләре төзелә, алар халыкара һәм федераль дәрәҗәдәге ярышлар үткәрү өчен мәйданчык булачак. Мәсәлән, Инорста тагын спорт сарае төзелә, ул 2024 елда тапшырылачак. Май-июнь айларында биредә Бөтенрусия сынау ярышлары узачак, ә көзен «Русия – спорт державасы» Халыкара форумы кысаларында федераль финанслауны җәлеп итеп, икенче сарай төзүгә старт бирәчәкләр.