Җәмгыять
16 гыйнвар 2024, 15:53

Дөрес юл сайламаган

Дөрес юл сайламаганДөрес юл сайламаган
Дөрес юл сайламаган

16 гыйнварда Федераль финанс мониторинг хезмәте 37 яшьлек активист Фаил Алсыновны**экстремист һәм террорчы дип таныды, дип хәбәр ителә.

Фаил Алсынов 2019 елга кадәр биш ел дәвамында рәсми теркәлмәгән «Башкорт»** оешмасын җитәкли. Милләтара ызгышка әйдәгән күпсанлы чаралар оештырганнары өчен, республика Башлыгы башлангычы белән, Башкортстанның Югары суды 2020 елда «Башкорт»ны экстремистик оешма дип таныды һәм аның эшчәнлеген тыйды. Башкортстанның Югары суды экстремистик оешма дип танып, аның эшчәнлеген тыйганнан соң да, Ф. Алсынов үзенең "эшен" дәвам итә, берничә тапкыр суд тарафыннан җаваплылыкка тарттырыла, аңа карата административ эшләр ачыла, штраф салына.

Моннан тыш, чит ил агентлары, шул исәптән Р. Габбасов белән тыгыз хезмәттәшлек алып бара. Русия армиясенең махсус хәрби операцияне дә тәнкыйтләп чыга. Төркиягә качып китәргә тырыша.

* – Русия финанс мониторингы мәгълүматлары буенча, террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә кертелә.

** – 2020 елның 20 апрелендә Башкортстанның Югары суды карары белән «Башкорт» оешмасы экстремистик оешма дип танылды һәм аның эшчәнлеге Русиядә тыелды.

Чыганак: социаль челтәрләрдән. 

Читайте нас