Җәмгыять
15 гыйнвар 2024, 13:35

Уфада “Бал фестивале” үтәчәк!

Радий Хәбиров 2024 елның җәендә Уфада "Бал фестивале" үткәрү тәкъдимен хуплап: “Бу бик яхшы идея!” диде.

Уфада “Бал фестивале” үтәчәк!Уфада “Бал фестивале” үтәчәк!
Уфада “Бал фестивале” үтәчәк!

Башкаланың Агыйдел елгасы яр буенда беренче тапкыр республика җитештерүчеләре өчен масштаблы чара «Бал фестивале»  узачак. Аның максаты - «Башкортстан алы” брендын популярлаштыру. Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахмановның мондый вакыйганы үткәрү турындагы инициативасын Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров атналык оператив киңәшмәдә хуплады.

- Бик яхшы идея. Бу безнең халык өчен яхшы ярминкә булачак. Ә без фестиваль мәйданчыгында умартачылыкка ярдәм күрсәтү мәсьәләләре турында фикер алышырбыз, – диде Радий Хәбиров.

Илшат Фазрахманов билгеләп үткәнчә, Башкортостан Русиядә бал җитештерү буенча лидер. 2023 елда гына да республика умартачылары бу продуктның 6 мең тоннасын җитештергән. Иң зур җитештерү күләме Мишкә һәм Гафури районнары аграрийларында -  300 тонна тирәсе. Дөньяның җиде иленә экспортка безнең  төбәк 111 тоннадан артык бал җибәргән.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас