Росстат мәгълүматлары буенча, 2023 елның 11 аенда Башкортстан буенча туристлар агымы 2 млн берәмлектән артык тәшкил иткән, бу 2022 елның шул ук чоры күрсәткеченнән 18,8% ка югарырак. Әлеге күрсәткеч буенча республика Идел буе федераль округында өченче урында һәм Русия Федерациясендә унөченче урында тора.
- Башкортстан туристлар агымы үсеше билгеләнгән төбәкләр санына керә. Төбәкнең туристлык инфраструктурасын үстерү исәбенә алга таба да уңай динамиканы тәэмин итү мөһим. 2023 елда бу максатларга 1,5 млрд сумга якын федераль акчалар җәлеп ителгән. Туристларның уңайлы глэмпингларда һәм кунакханәләрдә урнашу, гастрономия культурасы белән танышу, кызыклы чараларда катнашу мөмкинлеге бар, - дип аңлатма бирде Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.