Бүген атналык оператив киңәшмәдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров кыска вакытлы ялга туган якка кайткан махсус хәрби операциядә катнашучыларга генерал Шәйморатов медальләрен тапшырды.
“Башкортстан " полкы хәрбиләре хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен әлеге бүләккә лаек булдылар.
Төбәк җитәкчесе куелган бурычларны үтәгәннән соң аларның исән-имин өйләренә кайтуны теләде.
- Без “Башкортостан” полкын формалаштыруга күп көч салдык. Бу безнең горурлыгыбыз, республиканың барлык башка подразделениеләре кебек үк. Ватаныбызны саклаучы якташ хәрбиләргә хөрмәтебез чиксез.
Радий Хәбиров ассызыклаганча, республика СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә кирәкле ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәк.