Җәмгыять
15 Января 2024, 12:15

Башкортстан эшкуарларын вебинарда катнашырга чакыралар

Сүз Кытайга йөк ташу турында бара.

Башкортстан эшкуарларын вебинарда катнашырга чакыраларБашкортстан эшкуарларын вебинарда катнашырга чакыралар
Башкортстан эшкуарларын вебинарда катнашырга чакыралар

«Халыкара кооперация һәм экспорт» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында 19 гыйнварда 11:00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты) Кытайга «МСП өчен экспорт экспрессы» логистик сервисы аша йөкләрнең зур булмаган партияләрен ташуга багышланган логистика буенча вебинар узачак. Әлеге хезмәтне Русия экспорт үзәге (АО РЭЦ) күрсәтә.

 - 2023 елның 11 ае нәтиҗәләре буенча Кытай Башкортстан Республикасының тышкы сәүдә әйләнешендә 1 урынны били. Башкортстан экспортының нигезен машина төзелеше продукциясе, химия сәнәгате продукциясе, азык-төлек товарлары һәм чимал, минераль продуктлар, агач һәм целлюлоза-кәгазь әйберләре, тимер һәм алардан эшләнгән әйберләр тәшкил итә. Азия базары - республикабызның тышкы икътисади элемтәләрен үстерүнең перспектив юнәлешләренең берсе, шуңа күрә эшкуар-экспортерларның экспорт географиясен киңәйтергә ярдәм итәчәк барлык хезмәтләр һәм ярдәм чаралары турында белүе мөһим, – дип уртаклашты Башкортстан Республикасының тышкы икътисади элемтәләр министры Маргарита Болычева.

Спикер ролендә «РЖД Логистика» АҖ контейнерлы ташулар буенча директоры Александр Сиверцев чыгыш ясаячак. Вебинар модераторы - АО РЭЦ логистика буенча эксперт Инна Линькова.

Вебинарда катнашу өчен 18 гыйнварга кадәр РЭЦ сайтында теркәлү узарга кирәк. Вебинарга кагылышлы барлык сораулар буенча электрон почта аша мөрәҗәгать итәргә була: Linkova@exportcenter.ru.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас