Җәмгыять
11 Января 2024, 19:39

Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимовка һәйкәл куелачак

Кайда урнаштырачакларын беләсезме?

pulse.mail.rupulse.mail.ru
Фото:pulse.mail.ru

Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимовның тууына 90 ел тулу уңаеннан 7 февральдә Уфада аңа һәйкәл ачылачак. Ул Башкортстан Дәүләт Җыелышы бинасы каршында урнашачак. Монументның авторы – Русиянең халык рәссамы Салават Щербаков. Бу һәм башка юбилей чараларына әзерлек турында республика оештыру комитеты утырышында фикер алыштылар, аны БР Башлыгы хакимияте җитәкчесе Максим Забелин үткәрде. Бу хакта Башкортстан Башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 11 гыйнварында озак  авырганнан соң Мортаза Рәхимов вафат булды. Башкортстанның беренче Президенты белән хушлашырга Владимир Путин да килде.

–- Ул республика үсешенә аның яңа сыйфатында, Русия Федерациясе субъекты сыйфатында, зур өлеш кертте. Бик акыллы милли сәясәт алып барды, бөтен Русия тормышында гамәли, чынлап катнашты һәм Русия тарихының кискен этабында бик мөһим тотрыкландыручы роль уйнады, - диде Путин Рәхимов турында. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас