Дүртөйле районында туып-үскән, Кушнаренко районында яшәгән Җәүдәт Гыйләҗев 100 яшьлек юбилеена кадәр дүрт ай яшәп өлгермәде. Бу хакта Дүртөйле район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов белән Кушнаренко районы хакимияте башлыгы Марат Латыйпов үзләренең социаль челтәрендә хәбәр иттеләр. “Ветераннарыбыз китә... Май аенда 100 яше тулырга тиеш иде. Җәүдәт Фазылбәк улы безгә тыныч күк йөзе бүләк итүчеләрнең берсе иде. Сугыш яланыннан кайткач ул күп еллар Кушнаренко районы мәчетендә имам булып эшләде”, - дип язган социаль челтәрләрдә Риф Йосыпов. Җәүдәт Фазылбәк улын соңгы юлга Кушнаренко районында озаттылар. Ул районның соңгы Бөек Ватан сугышы ветераны булып исәпләнә иде. Ул фашизмга каршы көрәшкәндә берничә тапкыр яралана, әмма бөтен авырлыкларны җиңеп, илебезгә Бөек Җиңүне бүләк итә, - диде Кушнаренко район хакимияте башлыгы Марат Латыйпов. – Сугыштан кайткач, гомеренең ахырына кадәр Кушнаренко районында яшәде, аның үсешенә бик күп көч салды.