Роспотребнадзор кышкы салкыннарда сауналарга һәм мунчаларга бару буенча киңәшләр бирде.
“Салкын көннәр – мунчага яки саунага бару өчен бик яхшы вакыт, - дип ассызыкладылар Роспотребнадзорда. - Мондый ял яхшы истәлекләр генә калдырсын өчен кайсыбер киңәшләргә колак сала белергә кирәк.
Иң беренче чиратта, шуны онытмаска кирәк – сауна һәм мунчада киенү бүлмәләрендә һава температурасы нормада каралганча 25-28 градус булырга тиеш. Мунчада кунаклар схема буенча башта гардеробка, аннары чишенү бүлмәсенә, шуннан соң юыну һәм “парилка” бүлмәләренә керәләр. Санузеллар киенү бүлмәләрендә урнаштырылырга тиеш.
- Хлор исе сизгән очракта, мунча һәм бассейнга керүдән тыелу яхшырак. Бу – организм өчен куркыныч булган гиперхлоризация турында сөйли.
- Саунага керер алдыннан душка керегез, тастымал белән коп-коры итеп сөртенегез. Башка эссе капмасын өчен чәчләр коры булырга тиеш.
- Беренче тапкыр парилкага 3-4 минутка гына керегез. Һәм җиләс душ (18 градус) астына басыгыз.
- 20-30 минут ял иткәннән соң парилкага 10-15 минутка икенче тапкырга керегез. Парилкага керүләр арасындагы тәнәфестә арыганлык бетәргә һәм пульс нормальләшергә тиеш. Сауна керү вакыты өч сәгатьтән артык дәвам итәргә тиеш түгел.
- Парилкада аяклар гәүдәдән бераз югарырак булырга тиеш – бу йөрәк эшчәнлеген җиңеләйтә. Һичъюгы аяклар тән белән бер биеклектә булсын өчен чүгәләргә мөмкин.
- Ачкарынга яки тулган ашказаны белән парилкага керергә ярамый. Саунага кадәр һәм аннан соң авыр ризыклар ашарга, спиртлы эчемлекләр, шул исәптән сыра эчәргә киңәш ителми. Саунадан соң организмдагы су-тоз балансын тулыландыру өчен су яки чәй эчәргә кирәк.
- Салкын тигәндә, хроник авырулар, тромбофлебит, югары кан басымы кискенләшкәндә саунага йөрү киңәш ителми”.