“ИнваЦентр” базасы нигезендә гарипләр кулланучы реабилитация техник чараларын прокатка бирү, сату һәм ремонтлау буенча үзәк ачарга планлаштыралар. “Альтернатива” республика коляскада йөрүче инвалидлар иҗтимагый оешмасы шундый тәкъдим белән чыккан иде. – Русия Сәнәгать министрлыгы бу идеяне хуплады, - диде Премьер-министр. “Альтернатива” республика коляскада йөрүче инвалидлар иҗтимагый оешмасы 2012 елдан бирле эшли. Үзәк инвалидларны эшкә урнаштыру, социальләштерү белән шөгыльләнә. 2015 елда инвалид коляскаларын ремонтлау белән шөгыльләнә башлады. Аларның эшчәнлеген республика властьлары да хуплый. Әйтик, инвалидларга техник чаралар җитештерүче сәнәгатьне модернизацияләү өчен субсидияләр, грантлар бирү, эш урыннары булдыру буенча ярдәм чаралары бар. Башкортстан Хөкүмәте ярдәме белән прокатка бирү, ремонтлау һәм сату буенча үзәккә бина табылачак. Моның белән республика милек мәсьәләләре буенча министрлык шөгыльләнәчәк. 2024 ел сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм елы дип игълан ителде.