Башкортстан оешмаларында, предприятиеләрендә күпме кеше эшли? Статистиклар шул хакта мәгълүмат биргән.
Алар үткәргән тикшеренүләр буенча, 2023 елның февраль-апрель айларында 15 яшь һәм аннан өлкәнрәк булган эшче көчләр саны 1,955 млн кешедән артып киткән. Шуларның 1,910 миллионга якыны, яки 97,7 проценты, икътисади эшчәнлек белән шөгыльләнүчеләр буларак классификацияләнгән.
Тагын да 45,4 мең кеше, яки 2,3 проценты – эшсезләр статусында. Башкача әйткәндә, аларның эше яки табышлы шөгыле булмаган. Бу гражданнар эш эзләгәннәр һәм тиз арада эшкә керешергә әзер булганнар.
Гомумән алганда, Русия буенча үткән елның февраль-апрель айларында эшче көчләр саны 75,621 миллионнан артык кеше тәшкил иткән. Әйткәндәй, Идел буе федераль округында – 14 ,607 млн. кеше.