Җәмгыять
11 гыйнвар 2024, 06:59

Җенесеңне алмаштырсаң...

Күп нәрсәләргә юл ябыла.

БР Дәүләт Җыелышы- Корылтайның сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты  "БРның Гаилә кодексына үзгәрешләр кертү турында"гы закон проектын хуплап чыкты.

Закон проекты тарафыннан никахны таркатуга нигез булган сәбәпләр исемлеген киңәйтергә тәкъдим ителә. Мәсәлән, ирнең яисә хатынның җенесен үзгәртү шундый нигез булып тора ала. Резонанслы закон проектына карата республика парламенты рәисе Константин Толкачёв үз фикерен белдерде: 

"ЗАГСка ирнең яисә хатынның җенесен алмаштыру турындагы үзгәрешне кертү никахны таркатуга нигез булып тора ала. Никах - ир белән хатын берлеге. Бүген бу гадәти, өйрәнелгән факт кына түгел, бу - конституцион норма. Әлеге положение РФ Конституциясендә 2020 елда теркәлде. БРның Гаилә кодексында әлеге норма тулысынча гамәлгә ашырылмаган, шул уңайдан закон проекты эшләнде дә инде. 

Җенесләрен үзгәрткән кешеләр шулай ук балаларны уллыкка алалмый, балаларга опекун яисә попечитель була алмый". Закон проекты җәмгыятьнең әхлакый һәм гаилә нигезләрен, конституцион хокукларын яклауга юнәлтелгән. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас