Җәмгыять
11 гыйнвар 2024, 08:48

Барсы да уңайлы тормыш өчен

Уфа шәһәренең Киров районындагы Геологлар урамында яшәүчеләрнең җыелышы булды.

Барсы да уңайлы тормыш өченБарсы да уңайлы тормыш өчен
Барсы да уңайлы тормыш өчен

Уфа шәһәренең Киров районындагы Геологлар урамында яшәүчеләрнең җыелышы булды һәм анда юлларны ремонтлау турында сөйләштеләр. Бу районның үсешендә зур адым булып тора, дип уйлыйбыз.

Урындагы инициативаларны хуплау программасы (ППМИ) дәүләтнең тормышны яхшыртучы проектларны финанславын күрсәтә. Җыелышта район хакимияте башлыгы Илгизәр Илдар улы Мөхәммәдҗаров та катнашты һәм юлны ремонтлау проекты турындагы тулы мәгълүматны алучы инициатив төркем төзелде.

  • Бүгенге җыелышта конкурска бу проектны чыгаруны тәкъим итү – киләчәккә алга атлар өчен зур адым булып тора, - диләр җыелучылар. – Яэа юллар районның инфраструктурасын үстерәчәк, аеруча мәктәп балалары, пенсионерлар һәм бу маршрут белән файдаланучылар өчен уңайлы булачак. Язлы-көзле пычраклар тарихта калачак.
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас