2024 ел Русиядә Гаилә елы дип игълан ителде.
Гаилә елын 19 гыйнвар көнне Мәскәүнең ВДНХ комплексында “Якыннарым – сөеклеләрем” дип аталган бөтенрусия форумы ачачак. 23 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк бу форумда Башкортстан Республикасы стенды да тәкъдим ителәчәк.
Гаилә елын игълан итүнең төп максаты – илебез алдында торган демография чакыруларын һәм проблемаларын хәл итү, яшь гаиләләрдә беренче бала туу өчен шартлар булдыру, репродуктив сәламәтлекне ныгыту, күп балалы һәм төрле буын кешеләре яшәгән гаиләләргә ярдәм күрсәтү, күп балалы гаиләнең сәламәт модасын формалаштыру.
Башкортстан стенды дүрт көн буена тамашачыларны фәһемле программалары белән үзенә җәлеп итәчәк.
Фото: omet-rb.com