Җәмгыять
9 гыйнвар 2024, 10:03

Радий Хәбиров аларны эштән җибәрергә вәгъдә биргән

Кемнәр турында сүз бара?

utv.ruutv.ru
Фото:utv.ru

Радий Хәбиров республиканың төньяк-көнчыгышында күптән түгел ачылган өч дәваханә алдан билгеләнгән срокларда тулы куәтенә эшли башламаса, бу медицина учреждениеләренең баш табибларын эштән азат итәргә вәгъдә биргән.

Сүз Баймак, Мәсәгуть һәм Большеустьикин дәваханәләре турында бара.

“Бу дәваханәләрне ачып җәфаланып беттем инде. Кешеләр аларны көтә. Кайчан тулысынча эшли башлаячакларын, нинди режмда әле эшләүләре турында миңа хәбәр итегез”, – ди Радий Хәбиров сәламәтлек саклау министры вазифасын вакытлыча башкаручы Роберт Иштуковка, алдан билгеләнгән срокларда бу хастаханәләр үз эшен башламаса, баш табибларына карата кадрлар карарлары кабул итәргә сүз биреп.  

ЦУРда узган хөкүмәтнең  оператив киңәшмәсендә Роберт Иштуков Баймактагы балалар поликлиникасындагы барлык кабинетлар да (рентген-кабинеттан башка) 15 февральгә акрынлап эшли башлаячак, диде. Рентген-кабинет 1 апрельдә ачылачак. Әле исә бинаны һәм техниканы әзерләү эшләре бара. Аннары рентген-контроль процедурасы көтелә.

“Әйдәгез болай сөйләшәбез. 15 февральгә рентген-кабинеттан башка бар да эшли. Мин карар кабул итәчәкмен. Шушы барлык процесслар да тормышка ашырылырга тиеш”, – диде республика Башлыгы.

Большеустьикин дәваханәсенә килгәндә, монда 2 февральгә бар да 100 процентка эшләргә тиеш.  

“Мәсәгуть Үзәк район дәваханәсендә 15 гыйнвардан кичектергесез ярдәм күрсәтү кабинеты, күчмә ретген эшләячәк, 8дән 11 сәгатькә кадәр анализлар кабул итү оештырылачак. Педиатрлар, процедуралар һәм прививкалар кабинетлары, регистратура. Поликлиника иртәнге 8дән кичке 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. 1 марттан алып рентген-кабинеттан башка эш тулы куәтенә оештырылачак. Рентген-кабинет 1 апрельдән алып эшли башлаячак”, – диде Роберт Иштуков.

“Бу сорауларны хәл итеп бетерегез. Бу даталар баш табиблар белән килешенгән. Ягъни һәр баш табиб бу көннең аның өчен дә, кешеләр өчен дә  зур мәгънәгә ия икәнен белә. Килештек”, – дип йомгаклады Радий Хәбиров Роберт Иштуков докладын тыңлаганнан соң.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас