Гаилә – ул тормышның нигезе. Матур, сокланырлык гаиләләр күбрәк булган саен дәүләтебез дә ныграк була. Республикада андый парлар, шөкер, шактый. Шуларның берсе – әлеге көндә Ишембай шәһәрендә яшәүче Зөлфия һәм Зиннур Гыйльмановларның күркәм гаиләсе.
Зөлфия белән без Бәләбәй педагогия колледжында укыганда таныштык. Баскан җирендә ут чәчеп торган Ишембай кызы, беркөн килеп Әлшәй районы Балгаҗы авылы егете Зиннурны үзенә гашыйк итте дә, бүген инде 5 балага әти-әни булып, гөрләтеп тормыш көтәләр. Без аның белән хатирәләр җебен әнә шул вакыттан сүтә башладык.
– Зөлфия – син шәһәр кызы. Авыл егетенә кияүгә чыгу куркытмадымы? Авыл тормышына өйрәнеп китү авыр булмадымы?
– Әйе, мин шәһәрдә үстем. Әмма каникулларны авылда, картәни янында үткәрә идем. Бәләкәй чактан ук авыл тормышын күреп үстем. Бәлки, шуңа да, кияүгә чыгып, авылда яшәү минем өчен бернинди киртә дә булмады. Аннары, без өйләнешкән вакытта, 2000нче еллар башында Балгаҗы авылында яшь гаиләләр күп иде. Колхоз һәм мәктәп эшләп тора, эш урыннары бар. Мин педколледжны тәмамлагач, мәктәптә укыта башладым, иптәшем колхозда машинист-комбайнчы булып эшләде.
Мал тоттык, кош-корт үстердек. Сарык йоны алырга, каз-үрдәк йолкырга, мунча ягарга – бер сүз белән әйткәндә, авыл тормышына гына хас эшләргә өйрәндем. Бу эшләргә мине каенанам өйрәтте.
Авыл мине һәрчакта ярдәмгә килергә әзер изге күңелле кешеләр белән дә үзенә тартты. Күрше-күлән дус булып, гореф-гадәтләрне саклап, матур яшиләр. Кышларын бер-берсенә кич утырырга йөриләр. Клуб мөдире бик актив булып, үзешчәннәр түгәрәге оештырды. Иптәшем матур җырлый, минем бию һәм театр студиясендә шөгыльләнү тәҗрибәм бар. Шуңа концертларда катнаштык, күрше авылларда да чыгыш ясый идек. Шулай итеп, баш-аягым белән авыл тормышына чумдым. Тиздән беренче кызыбыз Язгөл туды. Каенанам аны карарга нык ярдәм итте.
Ләкин, кызганычка, 2006 елга хезмәт хаклары вакытында бирелми башлады, тиздән ирем эшсез дә калды. Бу вакытта инде мин институтта психологка укый башлаган идем. Иремә авылда – эш, үземә психолог тәҗрибәсе туплау мөмкинлеге булмаганлыктан, минем әти-әни янына, Ишембайга күчәргә булдык. Каенанам безнең теләкне хуплады. Икенче улыбыз Ишембайда туды. Зиннур заводта монтажчы булып эшли башлады, мин балалар бакчасына психолог булып урнаштым. Ялларда авылга кайтып йөрдек. Отпусклар да анда үтә иде. Чөнки өйрәнелгән тормышны кинәт кенә үзгәртүе, ташлап китүе авыр. Аннары, Язгөл кызыбызның туган йорты да бит әле ул, картәнисен бик сагына торган иде.
– Бүген сез – биш балага әти-әни. Гаиләгез ишле булыр дип уйлаганың бар идеме?
– Без гаиләдә ике бала – мин һәм энем Зөлфир. Ә ирем – гаиләләрендә иң төпчеге – тугызынчы (!) бала. Менә шундый зур гаиләдән ул. Балалары, оныклары белән барысы да бергә җыелса – үзе бер дәүләт.
Кеше барлый, Ходай җайлый, дигәндәй, үзебез дә сизмәстән (Зиннур шулай ди), биш балага әти-әни булдык. Бу турыда алдан уйлаган булмады. Өченче кызыбыз туганда да яшь идек бит әле. Беренче кызым туганда 20 яшьтә идем, Зиннурга – 21 яшь. Ул армиядән генә кайткан иде. Шәһәргә килгәч, яшь гаилә һәм иптәшем хәрби хәрәкәтләр ветераны буларак (Чечняда хезмәт иткән), торакка чиратка бастык. 2010 елда ташламалы программа буенча сертификат, 2012 елда ана капиталы алдык һәм торак шартларын яхшырттык.
Ә 2013 ел безнең өч балалы гаиләгә тагын ике кызны алып килде. Гыйнвар аенда Алсу һәм Назгөлне үз канатыбыз астына алдык. 2008 елда, Ишембай балалар йортында психолог булып эшли башлагач, берәр ятим баланы тәрбиягә алып, гаилә җылысы бирү теләге барлыкка килгән иде. Эштән өйгә кайткан саен балалар йортындагы сабыйлар турында гаиләмә сөйли идем. Иптәшем: “Зур җаваплылыктан курыкмасаң, әйдә алыйк. Мин куркмыйм, үзем зур гаиләдә үстем, әти-әни сөюе һәм хәстәре барыбызга да җитте”, – дия иде. Шуңа гаиләгә бала алырга без рухи яктан әзер идек. Минем яктан туган тиешле кешеләрдә бәла килеп тугач, аларның ике бәләкәй кызын кайда урнаштыру мәсьәләсе шунда ук хәл ителде. 1,9 һәм 3,10 яшьлек ике сабыйны үзебезгә алдык.
– Ике бәләкәй кызны алганда нинди уйлар булды? Авыр чаклары да булгандыр бит?
– Әлбәттә, балаларга чит гаиләгә өйрәнүнең үз нечкәлекләре һәрчак була. Мин бу тема буенча күп китаплар укыдым, үз өстемдә эшләдем. Дөресен әйтәм, тәрбиягә алган балаларны кабул итү һәм үзеңнекеләрдән аерып карамау – җиңел түгел. Башта куркыныч та булып китә иде, хәтта. Шунысы уңай булгандыр – кызлар бәләкәй иделәр. Ул вакытта үзебезнең кече кызыбыз Эльзага – 1,2 яшь. Алар кызларның кечесе – Назгөл белән игезәкләр кебек үстеләр. Без аларны хәтта бертөрле киендерә идек. Тәрбиягә алган кече кызның сәламәтлек буенча проблемалары булды. Ул физик үсеш ягыннан калыша иде, шуңа ныграк игътибар сорады. Ирем һәм өлкән балалар бар эштә дә ярдәм иттеләр. Туганнар, каенанам һәрчак ярдәм кулы сузды. Кызганычка, ул вакытка үзем дә ятим калган идем. 2009 елда әнине, 2010 елда әтине югалттык. Ярый, әйләнә-тирәбездә яхшы кешеләр яши дип шатланам. Күршеләр дә ярдәм итеп тордылар. Ә иң ышанычлы терәгем – ул тормыш иптәшем. Зиннур балаларга карата бик игелекле, балалар да аның өчен өзелеп тора.
Кызларны балалар бакчасына урнаштыргач, бераз җиңел була башлады. Әмма эшкә чыгу мөмкин түгел иде. Тәрбиягә алган балалар еш чирләде. Аларны психологка, логопедка, башка белгечләргә йөртергә кирәк булды. Тәрбиягә алынган кызларда ОВЗ диагнозы (интеллектуаль үсештә артта калу) әле дә бар әле. Без аның буенча һәрчак эшлибез, махсус белгечләр белән шөгыльләнәбез. Болар барысы да уңай динамика бирә. Уңышлар турында әйтергә әле иртәрәк, ләкин без үзебезгә һәм аларга ышанабыз.
Әти-әни буларак, кулдан килгәнне эшләргә тырышабыз. Язгөл музыка мәктәбенә, улыбыз Илназ спорт мәктәбенә йөреде. Бәләкәй өч кызны да йөзүгә һәм конькида шууга йөрттек. Алар өч яшьтән йөзәргә өйрәнде. Спорт белән даими шөгыльләнү үз нәтиҗәсен бирде – кызлар ныгый башлады. Аннары, түгәрәкләрдә даими шөгыльләнү, вакытны дөрес бүлә белү балаларда оешканлык, үзаллылык тәрбияли.
– Кызларны үзегезнең балалар ничек кабул итте соң?
– Үзебезнең балалар минем өчен зур ярдәмчеләр булды. Язгөлгә 11 яшь иде, ул кызларны язарга, укырга өйрәтеште. Ул әле дә – барысы өчен дә үрнәк. Кызларны тәрбиягә алгач, ул хәтта үсеп киткәндәй булды, өлкән апа статусы алды, өлкәннәрчә фикер йөртә башлады. Улыбыз Илназ кызлар өчен уеннар оештыра иде. Урамда да бергә уйнадылар.
Без балаларның барысына да тигез игътибар бүләргә тырыштык. Әмма Алсу һәм Назгөл белән күбрәк шөгыльләнергә кирәклеген үзебезнең балалар аңлап кабул итте. Балаларга игътибар тигез булсын өчен иптәшем белән хәтта көнләп расписание дә төзедек. Ә якшәмбе барыбыз бергә ял итәбез: бассейнга барабыз, кышын конькида йөрибез, чаңгы шуабыз. Шәһәрдән ерак түгел авылда йорт сатып алдык. Җәйге каникулларын балалар анда үткәрә. Бакчада һәрберсенең үз түтәле бар, барысы да үзләренә йөкләнгән эшләрне җаваплы башкара.
Кайчакта танышларым мине шелтәләп тә ала, сезнең гаиләдә барысы минутлап язылган, диләр. Шунсыз булмый. Зур гаиләдә вакытны һәм эшләрне бүлү аеруча мөһим. Бүген Язгөл, урта уку йортын кызыл диплом белән тәмамлап, эшкә урнашты, әле университетта укып йөри. Улыбыз да – студент, хокук саклау юнәлешен сайлады. Үзаллы яши һәм укудагы уңышлары белән безне сөендерә. Алсу 8нче сыйныфта укый, волейбол белән шөгыльләнә. Бәләкәйләр 6нчы сыйныфта бергә белем алалар, биюгә йөриләр. Концертларда чыгыш ясыйлар, шәһәр генә түгел, республика күләмендәге бәйгеләрдә дә катнашалар.
–Тәрбиягә бала алгач, әйләнә-тирәдә үзегезгә карата мөнәсәбәт үзгәрмәдеме?
– Безнең кебек “тәрбиягә бала алган” гаиләләр – һәрвакыт кеше игътибарында. Күп чакта кешеләрдә мондый гаиләләргә карата уңай булмаган караш сизелә. Шуңа андый гаиләләрнең күбесе үз проблемаларына бикләнә, кеше арасына чыкмаска тырыша. Әмма безнең өчен “чит балалар” юк. Без аларны яратабыз һәм күп бала әти-әнисе булу мөмкинлеге биргән өчен тормышыбызга рәхмәтлебез. Балалар эштән кайтуыбызны шатланып каршы алалар. Берсе чәй куеп җибәрә, икенчесе киемеңне алып куя, өченчесе килеп сыена һәм барысы да кочаклап ала. Шул вакытта инде көн буена җыелган бар аруларың юкка чыга.
– Күп бала белән эшкә чыгу авыр булмадымы?
– Төпчек кызлар беренче сыйныфка киткәч, мин дә эшкә чыктым. Бу вакытка инде алар шактый үзаллы иде, Язгөл белән Илназ күз-колак булдылар. Шуңа мин тыныч күңел белән яраткан эшемә әйләнеп кайттым. Эш графигым уңайлы булу да минем өчен яхшы булды. Иртән ирне – эшкә, балаларны мәктәпкә озатам. Аннары гына үзем җыенам. Эш белән гаиләне бергә алып бару мөмкинлеге булу – үзе бер бәхет.
Кайсыберләр башта карьера төзергә, торак, машина сатып алырга, сәяхәт итәргә, үзең өчен яшәргә кирәк, ди. Мин бу фикер белән бөтенләй килешмим. Актив тормыш алып бару, дуслар белән аралашу, сәяхәт итү һәм, әлбәттә, яраткан кешеңә вакыт бүлү өчен балалар проблема була алмый. Балалар – тормыш чәчәге, илһам чыганагы, алар безгә яңа максатларга ирешү, камилләшү өчен канатлар куя. Без алар белән күп нәрсәгә өйрәнәбез.
– Сез бит әле төрле бәйгеләрдә катнашырга да вакыт җиткерәсез.
– Без 2009 елда, әле күп балалы гаилә булмаганда, “Яшь гаилә” муниципаль бәйгесендә катнаштык. Ул чакта 3нче урын алдык. Ә 2014 елда шәһәр хакимиятенең мәгариф бүлеге безгә “Яшь гаилә” бәйгесендә катнашырга тәкъдим итте. Без бу эшкә актив тотындык һәм сынатмадык – Гран-при алдык. Моннан соң район данын республика дәрәҗәсендә якларга кирәк иде. Анда 3нче урынны яуладык. Әле дә төрле бәйгеләрдә катнашып торабыз, ел саен ГТО нормаларын тапшырабыз. Теләк булса, барысына да өлгереп була.
Мөмкинлек булган саен республиканың һәм илнең матур, истәлекле урыннарына йөрибез. Балаларны диңгезгә дә алып барырга тырышабыз. Кая гына барсак та, балалар үз тиңдәшләре белән җиңел аралаша, дуслар таба. Бу безнең өчен шатлыклы. Чөнки баланы үзаллы тормышка әзерләүнең бер баскычы ул.
– Балалар белән мөнәсәбәтләрне ничек корырга кирәк дип уйлыйсың?
– Гаиләдә балалар белән мөнәсәбәтләрне кору безнең әти-әниләрдән алган тәрбиядән килә. Без бит үзебез дә сизмәстән әти-әниләрне кабатлыйбыз. Гаиләдә тәү чиратта бер-береңә ышану, ярдәм итү, күңел якынлыгы булырга тиеш. Бала белән күпме вакыт үткәрү мөһим түгел, ә үзара булган рухи мөнәсәбәтләр мөһим. Безнең гаиләдә “дөрес” тәрбия дип әйтә алмыйм. Чөнки тәрбия – бик киң төшенчә. Аны ничек алып баруны һәркем үзе сайлый. Бер гаиләгә килешкән алым икенчесендә үзен акламаска мөмкин. Иң мөһиме – балалар безнең ярдәмне тоеп үссеп, төрле яктан үсешкән шәхес булсын.
Әлбәттә, проблемалар булмый тормый. Әмма чыгу юлы булмаган хәлләр булмый. Бары проблеманы үз вакытында тотып алып, паникага бирелми хәл итәргә кирәк. Монда инде шәхсән безгә тормышка позитив карашта булуыбыз ярдәм итә.
– Бу сорауга психолог буларак ни әйтерсең?
– Бүген балалар һәм ата-аналар мәсьәләләре буенча психологка мөрәҗәгатьләр арта. Аларның күбесе гаиләдә аңлашылмаучанлык булмауга бәйле. Кайчакта әти-әниләр үзләренең кайчандыр бала, үсмер булганлыкларын онытып җибәрә. Андый вакытта мин, психолог буларак, балалар яклымын. Чөнки әти-әниләрнең тормыш тәҗрибәсе балаларныкына караганда 2-3 тапкырга күбрәк, алар да кайчандыр шул ук проблемалар аша үткән. Ә бала бу проблемалар белән беренчегә очраша. Шуңа безгә, өлкәннәргә, балачакка кире кайтырга һәм хис-кичерешләрне яңадан тоярга өйрәнергә кирәк.
Минем эшемә балаларым да ярдәм итә. “Бала һәм ата-ана мөнәсәбәте” соравына зур кызым үзаллы тормышка аяк баскан кеше буларак, улым “өлкән үсмер” буларак үз фикере белән бүлешә. Бәләкәйләрнең – үз карашы. Барысын да тыңлый һәм аңлый гына белергә кирәк. “Устами младенца глаголит истина” дигән сүзләргә мин һәр саен ныграк ышана барам.
– Кызыклы әңгәмә өчен рәхмәт. “Өмет” укучыларына нинди теләкләрең булыр?
– Безнең кебек гаиләләргә игътибар бүлгәнегез өчен үзегезгә рәхмәт. Мин яңадан яшьлегемә кайтып килгәндәй булдым. Инде онытыла барган хис-тойгыларны яңадан кичердем. Гәзит укучыларга тыныч күк йөзе, сәламәтлек телим. Һәм балаларымның Кыш бабайга язган хатларындагы теләкләренә кушылам. Алар, сугыш бетеп, сыйныфташларының, дусларының әтиләре, гомумән, барча ир-егетләрнең махсус хәрби операциядән тизрәк гаиләләренә кайтуларын тели.
Блиц-сораулар:
– Гаиләдә кем баш?
– Әти-әниләребездән килгән тәрбия буенча, гаилә әтиебез баш!
– Акча кем кулында?
– Зур финанслар өчен Зиннур җавап бирә. Ә бәләкәй чыгымнарны мин үз өстемә алам. Монысы инде иптәшемнең нерв системасын саклау өчен (елмая).
– Гаилә бәхете?
– Барысының да бергә, сәламәт һәм бәхетле булуы.