Җәмгыять
6 гыйнвар 2024, 08:50

Владимир Путин Башкортстанда федераль судьяларны билгеләде

Бу хакта Указга кул куелды.

Владимир Путин Башкортстанда федераль судьяларны билгеләдеВладимир Путин Башкортстанда федераль судьяларны билгеләде
Владимир Путин Башкортстанда федераль судьяларны билгеләде

РФ Президенты Владимир Путин «Федераль судлар судьяларын билгеләү һәм Русия Федерациясе субъектлары судьяларының квалификация коллегияләрендә Русия Федерациясе Президенты вәкилләре турында» Указга кул куйды.

Документтан күренүенчә, алты еллык вәкаләтләр срогына Рамазан Усманов Баймак район суды рәисе итеп билгеләнә. Учалы район суды рәисе - Рәйлә Галикеева, Нефтекама шәһәр суды рәисе урынбасары - Ольга Коровина, Октябрский шәһәр суды рәисе урынбасары – Ольга Алексеева.

Башкортстан Республикасы Югары Суды судьясы итеп Ксения Вәкилова, Уфа Совет районы суды судьясы итеп Вадим Галимҗанов билгеләнә. Башкортстан Республикасы Арбитраж суды судьясы – Ольга Шәрәфиева.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас