Русия Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский Яңа ел каникуллары өчен Башкортостанны сайлаган. Ул Башкортстанның Әбҗәлил районы Зеленая Поляна авылы янында урнашкан "Банное" тау чаңгысы үзәге турында болай дигән:
“Урал. Башкортстан, “Банное” тау чаңгысы курорты. 3 минутта - 30 метр тирәнлектәге чиста күл, шифаханәләр, уникаль ләм, озон, радон, минералка. Рәхәтләнеп чаңгы шуарга да, , дәваланырга да була.
Мәскәүдән Магнитогорскига кадәр - 2 сәгать, аннары аэропорттан машинада 35 минут. Нәрсәгә кирәк ул куршавельләр, әгәр монда – шундый матурлык! Арзан да. Русия буйлап сәяхәт итегез, дуслар”.