Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән 2019 елда 3 яшькә кадәрге балаларны натураль сөт продукциясе белән тәэмин итүче “Сөт кухнясы” дәүләт автоном учреждениесе булдырылды.
Эшләгән чорда "Сөт кухнясы" җирле сөт заводларыннан 10,6 мең тонна сөт эшкәрткән. Аннан 17,7 миллион порция балаларга тәгаенләнгән сөт, 6,4 миллион порция эремчек, 11,6 миллион йогурт җитештерелгән, - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасы Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев.
Бүгенге көндә “Сөт кухнясы” үз эченә Уфада, Стәрлетамакта, Октябрьскийда, Нефтекамада, Белоретта, Сибайда һәм Югары Кыйгы авылында урнашкан җиде заманча җитештерү мәйданчыгын һәм 132 тарату пунктын ала.
“Сөт кухнясы" 17 төр продукция җитештерә: сөт, эремчек, йогурт һәм башкалар. Продукция ике төрле пакетларга – пластик стаканнарга һәм дой-пакка салына.