Җәмгыять
5 гыйнвар 2024, 18:05

Биш кешелек гаилә юлда ватылып калган

Ә бит тышта -20 градус салкын...

БР буенча ЮХХДИ идарәсеннән.БР буенча ЮХХДИ идарәсеннән.
Фото:БР буенча ЮХХДИ идарәсеннән.

Нуриман районында БР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХХДИ идарәсе хезмәткәрләре – полиция капитаннары Салават Биглов һәм Марсель Бикташев – Иглин-Красная Горка юлының 36нчы километрында юл буенда капоты ачык “Лада Ларгус” машинасына игътибар иткәннәр.

Машина руле артында ир-ат булган. Ул “Ларгус”ның ватылуы хакында хәбәр итә. Машинаны берничек тә кабызып булмый, двигательне суыту системасы ватылганлыгы ачыклана. Водительдән тыш салонда өч бәләкәй балалы хатын да булган.

"Ватылган машина тиз суынган. Балалар өши башлаган.  Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре пассажирларны патруль автомобиленә утырта, алар бераз җылына. Соңыннан  аларны икенче машинага утыртып  Уфага җибәрәләр. Аннары инспекторлар “Ларгус” водителенә  машинасын якындагы автосервиска илтеп куярга булыша. Водитель полиция хезмәткәрләренә юлда күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәтләрен җиткерде”, – дип хәбәр итәләр төбәк дәүләт автоинспекциясендә. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас