Җәмгыять
4 гыйнвар 2024, 08:33

Карсылулар бәйрәмгә җыйды

гыйнвар көнне башкалада Карсылулар парады гөрләп узды.

Карсылулар бәйрәмгә җыйдыКарсылулар бәйрәмгә җыйды
Карсылулар бәйрәмгә җыйды

3 гыйнвар көнне башкалада Карсылулар парады гөрләп узды.

   Анда республиканың төрле төбәкләреннән 500дән артык кар кызлары катнашты. Ә парадны “Мисс Азия – 2023” исеменә лаек булган якташыбыз Илүзә Исәндәүләтова җитәкләве чараны тагын да күркәмрәк итте.

   Уфабызда мондый да сихри Карсылулар бәйрәмен елына бер тапкыр, бары тик Яңа ел бәйрәмендә генә күрергә мөмкин. Бу көнне дә шәһәрнең үзәк урамнарыннан берьюлы 500дән артык Карсылу бар халыкны сокландырып узды. Карсылулар арасында иң яше – 9 яшьлек Эрика иде. Чарада ул Кыш бабай булып киенгән әтисе озатуында катнашты.

   Карсылу киемнәрен парадта катнашучы һәркем үзе әзерләгән, ә гүзәлкәйләрнең фантазиясе искиткеч икән! Карсылулар, җитмәсә, кышның ямьле көннәрен бизәп биергә дә осталар икән. Шуңа да жюрига җиңүчене билгеләү җиңел булмагандыр. Шулай да алар, киңәшләшкәннән соң, 150мең сумлык призга иң лаеклылар дип Стәрлетамак командасын атады. Кызлар призны яңа театр костюмнары тектерү өчен тотарга ниятлиләр.

   “Карсылулар парады” – “Терра-кыш” фестивале кысаларында үткән чараларның соңгысы. Киләчәктә Уфа Русиянең Яңа ел башкаласы исемен яулау юнәлешендә эш алып бара. Һәм без инде моңа якынлашабыз да.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас