Җәмгыять
4 гыйнвар 2024, 11:47

Аждаһа елы, кәбисә елы...

Көнчыгыш астрологиясе быелгы 2024 елны безнең өчен гадәти булмаган, таныш та түгел җан иясе – Аждаһа елы дип таныштыра.

Аждаһа елы, кәбисә елы...Аждаһа елы, кәбисә елы...
Аждаһа елы, кәбисә елы...

   Көнчыгыш астрологиясе быелгы 2024 елны безнең өчен гадәти булмаган, таныш та түгел җан иясе – Аждаһа елы дип таныштыра. Әлеге шаккатмалы серле хайван, әгәр Кытай йолдызнамәләренә ышана калсак, зур мөмкинлекләргә һәм көчкә ия икән. Шул ук вакытта Аждаһа бик тә нечкә күңелле, горур һәм изгелекле дә. Ул һәрчак игътибар уртасында булырга ярата һәм үзенә карап сокланганнарны сөя.

   Кытайда, гомүмән, Аждаһага почет зур: кайчандыр ул хәтта җиңелмәс император властенең символы булып торган. Мәсәлән, аның сурәте дәүләт флагын бизәгән, ә гади халыкка хәтта аждаһа рәсеме төшкән кием кию дә ярамаган – бу үлем белән янаган.

   Соңгы чорда, Аждаһа елы килүе сәбәпле, күп кенә танышларымнан бу елга карата нинди фикердә булулары хакында белештем. Бик күпләре куркуга калган икән. Янәсе, без белмәгән һәм беркайчан да күрмәгән (ул хәтта зоопаркларда да юк!), җитмәсә, авызыннан ут чәчәргә сәләтле хайваннан нихәл яхшылык көтәргә була?

   Ләкин, дусларым, шуны әйтеп тынычландырасым килә: Көнчыгышта Аждаһа елын йолдызнамәләрдәге 12 еллык циклда иң-иң уңышлы, уңдырышлы һәм күп куанычлы яңалыкларга бай ел буларак билгеләп үтәләр. Әйткәндәй, ул андагы 12 җәнлек арасында бердәнбер мифик образ һәм иң көчлесе дә.

   2024 ел, җитмәсә, яшел агач Аждаһа елы. Ә ул исә барлык булган Аждаһалар арасында иң-иң тыныч табигатьлесе, тәрбиялесе.  Шулай булгач, без дә аны колач җәеп, тик якты өметләр генә баглап каршы алыйк.

   Әйткәндәй, татар халкы өчен Аждаһа бер дә ят хайван түгел.    Мәсәлән, Татарстанның баш каласы Казан белән бәйле риваятьләрдә бу мифик образ еш очрый. Шунысы да билгеле булсын: халкыбызда иң киң танылу алган аждаһа – Зилант 1730 елдан башлап башкала символы, аждаһа сурәтен без Казанның байрагында һәм гербында күрәбез.

   2024 ел 366 көннән торып, кәбисә елы буларак та истә калачак әле. Кызганычка каршы, дүрт елга бер килүче кәбисә елын халык, гадәттә, шик-шөһбәләр белән каршылый һәм мондый ел килүе төрле хорафатлар тудыра... Ләкин бу ышанулар фәнни яктан берничек тә исбатланмаган. Шулай булгач, дуслар, өр-яңа 2024 ел илебезгә – тынычлык, гаиләләребезгә – иминлек, барыбызга да саулык һәм җан тынычлыгы, уңышлар гына китерер дип инанып яшик!

* Астрологлар әйтүенчә, Аждаһа елы чын-чынлап җиребездә 2024 елның 10 февраленнән патшалык итә башлаячак һәм 2025 елның 28 гыйнварында тагын да 12 елга саубуллашып торачак.

   * Аждаһа елында туган һәм исемнәре бар дөньяга танылган шәхесләр: Сальвадор Дали, Бернард Шоу, Фридрих Ницше, Зигмунд Фрейд, Жан Жак Руссо, Брюс Ли, Чыңгыз Айтматов һ.б.

   * Безнең татарда: Мәҗит Гафури, Габдрахман Ильяси, Әнгам Атнабаев, Аяз Гыйләьев һ.б.

                                 Аждаһа елы белән бәйле истәлекле вакыйгалар:

  • 1904 елда барыбыз да яратып ашаган “Оливье” салаты халык арасында тарала.
  • 1928 елда колхозлар төзү турында карар кабул ителә.
  • 1964 елда – Хрущев властьтән китә, Брежнев килә.
  • 1976 елның 16 февралендә тәүге “КамАЗ” автомобиле эшләп чыгарыла.
  • 2000 елда Владимир Путин Русия Президенты итеп сайлана.
  • Яңа Аждаһа елы – 2024 илебез халкына тик шатлыклар һәм уңышлар гына бүләк итсен иде дигән теләктә калабыз.

Яхшы-имин ел булып истә калсын иде ул!

Фото: kuban24.tv

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас