Җәмгыять
4 Января 2024, 07:58

Һава торышы ничек үзгәрер?

Яңа ел карлары явуын дәвам итә, дуслар. Көрәкләргә эш арта гына бара быел: бүген һәм алдагы ике көндә Башкортстанның күп районнарында кар явачак, урыны белән көчле булмаган бураннар көтелә. 

Добавить в предпочтительные источники Google
Һава торышы ничек үзгәрер?Һава торышы ничек үзгәрер?
Һава торышы ничек үзгәрер?

Яңа ел карлары явуын дәвам итә, дуслар. Көрәкләргә эш арта гына бара быел: бүген һәм алдагы ике көндә Башкортстанның күп районнарында кар явачак, урыны белән көчле булмаган бураннар көтелә. 

   Һава температурасының иртәгә, 5 гыйнварда,  -16, төнлә -19 градус, 6 гыйнварда көндезен һәм төнлә -15 градус салкын булуы көтелә.

   Синоптиклар 7 гыйнварда көндез җылыта төшүне, һава температурасының -7гә күтәрелүен, буран чыгуын фаразлый. Төнгә каршы тагын суытачак, -17гә җитәчәк.

   Һава торышы кинәт үзгәреп тора, юлларда бозлавык күзәтелә. Бураннар да булып кына тора. Синоптиклар биргән мәгълүматлар белән даими танышып торыгыз, юлларда бер үк сак булыгыз!

Фото: .bashinform.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас