

Гыйнварның 11ендә Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимов вафат булды. М.Рәхимов 1990 елдан 1993 елга кадәр – БАССР Югары Советы рәисе, 1993 елдан 2010 елга кадәр Башкортстан президенты булды. Отставкага киткәч, "Урал" хәйрия фондын җитәкләде. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрләрендә аның хакта: “Мортаза Гобәйдулла улы якты дөньядан китеп барды. Без үзен республикага һәм Русиягә хезмәт итүгә багышлаган башкорт халкының бөек улы алдында баш иябез. Хушыгыз, хөрмәтле Мортаза Гобәйдулла улы”, – дип язып чыкты.
Соңгы юлга озатканда Р.Хәбиров М.Рәхимов турында: “Ул тарихта көчле һәм абруйлы лидер булып калачак”, – диде. Мортаза Гобәйдулла улын Уфаның Мөселман зиратында җирләделәр. Хушлашу мәрәсимендә Русия президенты Владимир Путин да катнашты.
** 6 гыйнвар
Украинада барган махсус хәрби операциядә БТР куып алып киткән 24 яшьлек Фәнис Хөсәенов һәлак булды. Ул Тәтешле районының Яңа Кайпан авылыннан иде.
** 14 гыйнвар
Күренекле театр һәм кино актрисасы, СССРның хаклык артисты, якташыбыз (Бәләбәй шәһәрендә туган) Инна Чурикова вафат булды. Ул безгә “Морозко”, “В огне брода нет”, “Начало”, “Тот самый Мюнхгаузен”, “Военно-полевой роман”, “Курьер”, “Ребро Адама”, “Идиот», “В круге первом”, “Ширли-мырли”һәм башка кинофильмнар аша таныш.
**15 гыйнвар
84 яшендә күренекле Совет һәм грузин җырчысы, актёр, режиссер Вахтанг Кикабидзе вафат булды. Ул уйнаган "Мимино" фильмын белмәгән кеше юктыр.
**1 март
60 яшендә актёр, режиссёр, педагог, Башкортстанның халык артисты Азат Нәдергулов вафат булды.
Азат Әхмәдулла улы шулай ук массакүләм чаралар һәм тамашалар режиссёры буларак танылды. Режиссёр хезмәтен ул Уфа сәнгать институты педагогы эше белән бергә алып барды. Ул режиссура һәм актёр осталыгы кафедрасы доценты иде.
** 30 апрель
85 яшендә СССРның һәм Русиянең билгеле рәссам-модельеры, кутюрье, РФнең халык рәссамы, профессор Вячеслав Михайлович Зайцев вафат булды. В.Зайцев – Эдита Пьеха, Алла Пугачёва, Мөслим Магомаев, Филипп Киркоров һәм башкаларның образларын тудыручы.
**2 май
Нибары 59 яшендә Русиянең икенче популяр рәссам-модельеры һәм кутюрьесы Валентин Абрамович Юдашкин якты дөнья белән хушлашты. В.Юдашкин – Русиянең халык рәссамы, Русиянең художестволар академиясе академигы.
**12 июнь
Көтмәгәндә Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры актёры, Башкортстанның атказанган артисты Хәким Мортазин үлеп китте. Аңа нибары 48 яшь иде.
1997 елдан алып Башкорт академия драма театрында Хәким Фәрит улы бихисап комик та, драматик рольләр дә башкарды. Ул берничә фильмда да төште.
** 22 июнь
50 яше тулуга биш көн кала Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры артисткасы Фирдәвес Гыйззәтуллина вафат булды. Театрда актриса булудан тыш, ул рәссам-сценограф вазифасын да башкарган.
** 2 июль
Башкортстанда туып, Америкада яшәп иҗат итүче танылган шагыйрә, бик күп җырлар авторы Нурия Измайлова бакыйлыкка күчте. Аның иң танылган шигырьләренең берсе – “Чәчәкләрнең нигә кирәге бар?“. Нурия Измайловага 73 яшь иде.
** 22 август
80 яшендә итальян җырчысы һәм композиторы Тото Кутуньо вафат булган. Ул “L’italiano” җыры белән танылган дисәң дә була. Һәрхәлдә бу җырда яңгыраган “Лашате ми кантаре” сүзләрен ишетмәгән кеше юктыр.
** 26 август
Сөекле хатыны үлеменнән соң 8 ай гына яшәп, күренекле режиссёр Глеб Панфилов якты дөнья белән хушлашты. Ул Инна Чурикова белән 56 ел бергә гомер кичерде. Г.Панфилов төшергән күп кенә фильмнардагы төп рольләрдә Чурикова уйнады.
** 14 сентябрь
84 яшендә Татарстанның халык артисты, күренекле татар җырчысы Флера Сөләйманова вафат булды. Аның башкаруындагы “Сибелә чәчем”, “Мәк чәчәге”, “Чыгарсыңмы каршы алырга?”, “Ак чәчәкләр” җырлары күпләргә таныштыр.
** 16 сентябрь
94 яшендә кино актеры, билгеле җырлар авторы Николай Добронравов вафат булды. Русиялеләргә яхшы таныш “Мелодия”, “Как молоды мы были”, “Трус не играет в хоккей”, “Надежда”, “Беловежская пуща”, “Нежность”, “Главное, ребята, сердцем не стареть” җырларын Добронравов хатыны, композитор Александра Пахмутова белән бергә иҗат иткән.
** 20 октябрь
76 яшендә Разил Вәлиевның гомере өзелде. Разил Исмәгыйль улы Вәлиев 1990 елдан – Татарстан халык депутаты. 2019 елга кадәр Татарстан Дәүләт Советы депутаты булды.
**20 ноябрь
Күренекле сәясәтче Аман Гомәр ул Тулеев 79 яшендә вафат булды. Ул – өч тапкыр Русия Президенты вазифасына сайлауларда катнашкан шәхес. Озак еллар Кемерово өлкәсе губернаторы булды.
** 29 ноябрь
83 яшендә каты авырудан Русиянең атказанган һәм ТАССРның халык артисты Наилә Гәрәева вафат булды. Наилә Гәрәева – 60 елдан артык гомерен Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия драма театрына биргән актриса.
** 24 декабрь
72 яшендә каты авырудан соң Татарстанның халык артисты Искәндәр Исмәгыйль улы Биктаһиров вафат булды. Искәндәр Биктаһиров күпләр күңеленә "Ядкарь", "Мәдинәм, гөлкәем", "Кердем карурманнарга", "Ак яулыклы әнием минем" кебек җырлары, "Шахта", "Әллүки", "Зиләйлүк" кебек халык көйләрен үзенчәлекле итеп башкаруы белән бик тә якын иде.
**27 декабрь
Билгеле журналист, «Башкортостан» дәүләт телерадиокомпаниясенең радиотапшырулар хезмәте җитәкчесе Ришат Фәтхилислам улы Миндияров вафат булды. Ришат Фәтхилисламов улы гомеренең күп елларын журналистикага багышлады, һөнәренә тугры һәм эчкерсез хезмәт итте.
Радиода беренче эш тәҗрибәсен 1991 елда, БДУның өченче курс студенты булганда ала. Радио-2 каналын (хәзерге Юлдаш) булдыру башында тора, башкорт телле тапшырулар алып бара. Иҗатының төрле чорларында БСТда “Сәләм” телепрограммасының авторы һәм алып баручысы, республиканың төп телеканалында Башкортстан мәгълүмат программалары редакциясенең баш мөхәррире була.