Җәмгыять
30 декабрь 2023, 09:55

Чакмагышта Кыш бабай, Карсылу һәм тройкалар парады үтте!

Сез дә бәйрәмне шулай матур каршы аласызмы? Даими авторыбыз Юлай Низаев җибәргән язманы укыгыз әле, дуслар! 

Чакмагышта Кыш бабай, Карсылу һәм тройкалар парады үтте!Чакмагышта Кыш бабай, Карсылу һәм тройкалар парады үтте!
Чакмагышта Кыш бабай, Карсылу һәм тройкалар парады үтте!

   Яңа ел якынлашканда, күңел ниндидер могҗиза, әкият көтә. Күпсанлы төрледән-төрле Яңа ел тамашаларын халык көтеп ала. Чакмагышлылар да бәйрәмчә бизәлгән, җиз кыңгыраулар тагылган җигүле атлар парадын көтеп алды. Хуҗалыклар тройкаларын искиткеч матур бизәгән. Елның-елында уза торган әлеге төп Яңа ел чарасы сагынылган.

   Тройкалардан соң Кыш бабайлар һәм Карсылулар парады да оста гармунчылар артыннан гаилә белән ял итү паркына юнәлделәр. Һәр авыл биләмәсенең мәдәният учагы Кыш бабае, кар кызы һәм ел символының чыгышларын тәкъдим итте.

   Нәтиҗәләр буенча район үзәгендә урнашкан «Заря» тройкасы беренче мәртәбәле урынны алды. Район башлыгы Реканс Ямалиев хуҗалык рәисе Ранис Мәгалимовка Диплом һәм лаеклы бүләкләр тапшырды.

   Бусагада аҗдаһа елы тора. Билгеле ки, аҗдаһа —ут, кызулыкны һәм көчлелекне гәүдәләндерә. Яңа 2024 ел да исәнлектә, иминлектә, бердәмлектә узсын. «Өмет» дуслары өчен аеруча шатлыклы вакыйгалар белән истәлекле булсын!

                                                       

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас