Җәмгыять
28 декабрь 2023, 05:40

Журналист Ришат Миндияров вафат

Кайгылы хәбәр җиткерәбез.

Журналист Ришат Миндияров вафатЖурналист Ришат Миндияров вафат
Журналист Ришат Миндияров вафат

Уфада билгеле журналист,  «Башкортостан»  дәүләт теле-радиокомпаниясенең  радиотапшырулар хезмәте җитәкчесе  Ришат  Фәтхилислам улы Миндияров вафат булды. Ришат Фәтхилисламович гомеренең күп елларын журналистикага багышлады, һөнәренә тугры һәм эчкерсез хезмәт итте.

Радиода беренче эш тәҗрибәсен 1991 елда, БашДУның өченче курс студенты булганда ала. Радио-2 каналын (хәзерге Юлдаш) булдыру башында тора, башкорт телле тапшырулар  алып бара. Иҗатының төрле чорларында БСТда “Сәләм”  телепрограммасының авторы һәм алып баручысы, республиканың төп телеканалында Башкортстан мәгълүмат программалары редакциясенең баш мөхәррире була.

Хезмәттәшләре аның турында югары дәрәҗәдәге профессионал һәм чын журналист үрнәге буларак сөйлиләр: намуслы, принципиаль, җаваплы, игътибарлы иде ул. Игелекле, ачык күңелле һәм һәрвакыт ярдәмчел булды.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас