Җәмгыять
28 декабрь 2023, 14:53

Дөньяны шаккатырдык

2023 елда Башкортстанда халыкара дәрәҗәдәге бик күп зур чаралар узды, алар бөтен Русиядән һәм чит илләрдән дистәләгән мең кунак җыйды. Бу чаралар исемлегенә  Русия һәм Белоруссия төбәкләренең  Х форумын кертергә була. Форумда 100 гә якын килешү имзаланды  (аларның өчтән бере – Башкортстан белән), 110 миллиард сумнан артык контрактлар төзеделәр.

Халыкара “Китап-бәйрәм” ярминкәсе  дә республиканың төп мәдәни чараларының берсе булды. “Әйдә уйнарга!” Бөтенрусия фестивале барышында Уфа дүрт көн дәвамында балачак башкаласына әверелде.

Август ахырында Санкт-Петербургның Сарай мәйданында өч көн  дәвамында  үзенең икътисади потенциалын тәкъдим итте.

Мәскәүдә узган  “Россия“ күргәзмәсендә  мәйданы 124,1 кв.м. булган  космик корабль рәвешендәге республика стенды тулысынча 3D-принтерда басылган. 

Чыганак: bashinform.ru

Олег Яровиков.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас