Җәмгыять
24 декабрь 2023, 17:03

Тавыш җыю башланды

Кемнәр имзалар җыя?

Тавыш җыю башландыТавыш җыю башланды
Тавыш җыю башланды

Кемнәр имзалар җыя?

 

Кичә Башкортстанның битараф булмаган гражданнары - волонтерлар һәм республиканың яшьләр оешмалары вәкилләре, 2024 елның март аенда узачак Президент сайлауларына Владимир Путинны тәкъдим итүне хуплап имзалар җыюга кереште.

Русия Президентына кандидат Владимир Путинның төбәк сайлау штабы мәгълүматы буенча, имзалар җыю Уфа, Стәрлетамак, Салават, Белорет, Бөре, Октябрьский, Чишмә, Нефтекама, Агыйдел шәһәрләрендә алып барыла. Үз тавышыңны эш көннәрендә дә, ял көннәрендә дә республиканың эре сәүдә үзәкләрендә бирергә мөмкин булачак.

Имзалар җыюны волонтерлар һәм яшьләр оешмалары активистлары, төрле ирекле хәрәкәтләр, шул исәптән «Яшь гвардия», «Русия студентлар отрядлары», «Яшьләр сәясәте лигасы», «Җиңү волонтерлары», «БашРегионСпас», Русия яшьләр берлеге һәм башкалар оештыра.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас