Җәмгыять
22 декабрь 2023, 06:20

Яңа ел бәйрәмнәрендә хәмер сатуны тыячаклармы?

Кешеләрне бу сорау әле үк кызыксындыра...


"Яңа ел бәйрәмнәрендә алкогольле эчемлекләр сатуга тыюлар гамәлдә булачакмы?" - дигән сорау белән мөрәҗәгать иттеләр безгә. 

Җавап:
Төбәк территориясендәге кибетләрдә 3, 4 һәм 5 гыйнварда кичке 17.00 сәгатьтән алып иртәнге 10.00 сәгатькә кадәр, 6 гыйнварда 17.00дән алып 23.00 сәгатькә кадәр алкогольле эчемлекләр сатуга чикләүләр кертелә, диләр Сәүдә һәм хезмәтләр министрлыгында.
Шул рәвешле чикләүләр 4 көнгә кертелә һәм кибетләрдә сатуга гына.
Бар һәм рестораннарда алкогольле эчемлекләргә заказ ясап булачак.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда алкогольле эчемлекләр сатуга чикләүләр соңгы кыңгырау бәйрәмендә, Яшьләр көнендә, Белем көнендә һәм сабантуйлар узган көннәрдә гамәлгә кертелә. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас