

"Узган атнада көчле салкыннар аркасында машинам кабынмады, эшкә маршруткада барырга туры килде. Әлбәттә инде, транспорт йөрешендә дә тоткарлыклар бар иде. Нәтиҗәдә эшкә соңладым, начальник хатын штраф белән янады. Бу законлымы?", - дип сорый гәзит укучыбыз.
Җавап: Эш бирүчеләр еш кына хезмәткәрләренең ни сәбәпле эшкә соңлауларын тыңлап та торасы кили, ди адвокат Анна Аржаникова. - Әмма 2018 елда Русия Хезмәт министрлыгы начар һава шартлары чорында җәмәгать траснпорт йөрешендәге тоткарлыклар эшкә соңлауда рөхсәт ителгән сәбәп дип танылырга тиеш, дип аңлатма биргән иде. Бу позицияне ул вакытта Югары суд та хуплап чыкты.
Хезмәткәргә язма рәвештә эшкә соңлау сәбәпләрен (һава шартлары, җәмәгать транспорты эшендәге тоткарлыклар) аңлатырга кирәк. Бу очракта эшкә соңлау дисциплинар кылык буларак бәяләнергә тиеш түгел.