Җәмгыять
22 декабрь 2023, 17:39

Әгәр анда бармасаң, "права" да бирмиләр

Яңа закон 1апрельдән гамәлгә керәчәк. 

Әгәр анда бармасаң, "права" да бирмиләрӘгәр анда бармасаң, "права" да бирмиләр
Әгәр анда бармасаң, "права" да бирмиләр

Хәрби комиссариатка чакыру буенча килүдән баш тарткан кешеләр машина йөртү таныклыгын алу имтиханына кертелмәячәк һәм таныклык та алалмаячак. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының матбугат үзәгендә хәбәр итте.

Повестка килде икән, димәк мотлак барып күренергә кирәк, югыйсә проблемалар булуын көт тә тор! Шулай ук эчке Эшләр министрлыгы машина йөртү таныклыгына имтихан бирү кагыйдәләрен үзгәртергә уйлый.

Имтиханга исерек килеш йөргән өчен административ җәзага тарттырылган яки паспорты гамәлдән чыкканнарны кертмәячәкләр.

Яңа закон 1 апрельдән гамәлгә керәчәк.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас