Җәмгыять
21 декабрь 2023, 12:07

Президент сайлауларына әзербезме?

Экспертлар шул хакта фикер алышты.

https://op.bashkortostan.ruhttps://op.bashkortostan.ru
https://op.bashkortostan.ru

20 декабрьдә Башкортстан Иҗтимагый палатасының республикада сайлау кампаниясе һәм тавыш бирү барышын күзәтү буенча Иҗтимагый штабының утырышы үтте.

Башкортстанда сайлауларны күзәтү буенча Иҗтимагый штаб җитәкчесе, Иҗтимагый палата рәисе урынбасары Лида Исаргакова “Бәйсез иҗтимагый мониторинг” ассоциациясе 12 декабрьдә Русия Президенты сайлауларына сайлау системасының әзер булуы турында доклад белән чыгыш ясады, диде.

– Докладта хокукый база, җәмәгать контроле һәм мониторингы системасы, сайлау комиссияләренең оештыру әзерлеге, тавыш бирү формалары, шулай ук тышкы комачауларга каршы инструментлар анализланган. Безнең төбәк турында әйткәндә, шуны билгелисе килә: Башкортстан узган елгы сайлау кампанияләрендә эшләү чорында җәмәгать контроленең төрле формалары өчен тулы кыйммәтле инфраструктура булдырды. Хәзер безнең бурыч – аны яңа инструментлар белән тулыландырып, ныгыту һәм үстерү, – диде Лида Исаргакова.

Штабның калган әгъзалары һәм экспертлар да әлеге доклад буенча үз фикерләрен җиткерде һәм сайлауга әзерлек нечкәлекләре турында сөйләштеләр.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас