

Яшьләр матбугатының 100 еллыгы кысаларында без башкалабызда һәм районнарда гәзит укучыларыбыз белән күпсанлы очрашулар үткәрдек, гәзитнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге хакында алар белән бергәләп фикер алыштык. Юбилей чаралары бүген дә дәвам итә.
“Өмет”не кайда да яратулары, кадерле кунактай көтеп алулары – безнең өчен иң кадерлесе. Бу юлы юллар безне Чакмагыш якларына әйдәде. Урамда буран булуына карамастан, җилдереп кенә барып җиттек. Чакмагыш районы хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев безне ачык йөз белән каршы алды һәм районның бүгенге торышы, уңышлары белән таныштырды.
Реканс Фәнил улы әйтүенчә, район елның-елында иген игү, чөгендер үстерү, мал үрчетү, сөт һәм ит җитештерү күрсәткечләре буенча республикада алдынгылар рәтендә. “Икмәк булса, җыр да була”, ди халкыбыз. Әнә шуңа да матур-мул тормышта яшәгән район халкының сәнгать һәм спорт өлкәсендә ирешкән уңышлары бихисап. Район башлыгы үзе дә чын спортчы – районның хоккей командасында бар җанын биреп уйный. Ул шулай ук яшь спортчыларга үсәргә, яңа биеклекләр яуларга зур мөмкинлекләр ача. Моның гүзәл нәтиҗәсе буларак, бүген Чакмагыш спортчылары республика дәрәҗәсендә зур җиңүләргә ирешә, якташларына горурланырлык мизгелләр бүләк итә.
Бу көнне безне Тайняш урта мәктәбендә дә көтәләр иде. Зур, иркен залда мәктәп укучылары һәм укытучылар алкышлар белән каршы алды. Алар каршында “Өмет”нең баш мөхәррире Рәдис Гыйлван улы Ногманов чыгыш ясады. Аның:
-Кадерле дуслар, бүген сезнең арада “Өмет” гәзитен яздырып укучы кешеләр бармы?,- дигән соравына залда күп куллар күтәрелде.
-Болай булгач, безне беләсез, укыйсыз,- дип сүзен дәвам итте баш мөхәррир.- Без дә Чакмагышта уңган-булдыклы кешеләр яшәвен яхшы беләбез һәм сезнең уңышларыгыз, матур дан-дәрәҗәләргә ирешкән күренекле шәхесләрегез турында гәзит бирләрендә яктырта барабыз.
Ләкин безне, редакция хезмәткәрләрен шул борчый: бүген бар кешеләрнең кулында – телефон. Күпләребез таңнан төнгә кадәр компьютер каршында утыралар... Гаджетларны начар дип әйтергә теләмим, ләкин гәзит-журнал, матур әдәбият укып үскән кеше гүзәл үрнәктә тәрбияләнә, ул киләчәктә интернетта беркем дә җавап бирмәгән ялган мәгълүматка алданмый, ә һәрчак үз фикере булган, тормышны сөйгән чын кеше булып формалаша. Безнең гәзиттә балалар өчен “Чаткылар” дигән кушымта чыгып килә. Анда мәктәп укучыларының иҗадына күп урын бирелә. Сезнең мәктәптә дә киләчәктә горурланырлык якташларыгыз Вәгыйз Исхаков, Гыйлемдар Рамазанов һ.б. кебек билгеле шагыйрьләр-язучылар булырдай егет һәм кызлар бардыр бит. Мин сезне киләчәккә “Өмет” гәзите белән кулга-кул тотонышып атларга һәм шигырь-мәкаләләр язып, редакция почтасына җибәрергә чакырам. Без аларны бастырырбыз, исемегезне бар республикага таратырбыз.
Рәдис Гыйлван улының 8нче сыйныфта укыганда матбугат басмаларына языша башлавы, аннан инде бар гомерен журналистика белән бәйләргә ният итүе, үзенең һөнәре белән горурланып яшәве хакында сөйләвен балалар зур кызыксыну белән тыңлады.
Аннан инде залдагылар “Өмет”нең юбилее уңаеннан әзерләнгән викторина сорауларына җавап бирде һәм редакция бүләкләренә ия булдылар.
Залдагы балаларга карап, күңел сөенде: аларның барсы да шундый ачык күңелле, кызыксынучан иде. Очрашу барышында алар үзләрен кызыксындырган сорауларны биреп, аралашуны җанлы һәм кызыклы итәргә ярдәмләште. Залдагы халык таралышканнан соң да әле кайсыбер балалар яныбызга килеп үзләренең уку барышы, мәктәп тормышы хакында сөйләде, “Чаткылар”га язышырга теләкләре барлыгын белдерде.
Тайнаш урта мәктәбенең 100 елдан артык тарихы бар. Бүгенге бина 1994 елда төзелгән. Биредә бүген 3 авылдан – Тайнаш, Әхмәт һәм Иске Балактан 69 бала белем ала. Мәктәптә 13 укытучы белем бирә, аларның бишесе – югары категориягә ия, 3 яшь белгеч бар, калганнары беренче категорияле укытучылар.
-Бездә үз эшенә бирелгән, балалар өчен җан аткан чын белгечләр эшли,- дип сөйләде безгә директорның укыту эшләре буенча урынбасары Гүзәлия Әзһәр кызы Бәдертдинова. –Быел хезмәттәшебез Айгөл Риф кызы Сәмигуллина “Башкорт теле укытучылары республика конкурсы”нда катнашып, Дипломга лаек булды.
Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты атнасына берәр тапкыр укытыла икән. Тел укытучысы Гөлназ Лутфирахманова Гыйләҗева әйтүенчә, балалар туган телен теләп өйрәнә һәм татар теле буенча үткән бәйгеләрдә сынатмыйлар.Гөлназ ханым алып барган шахмат түгәрәгенә дә балалар теләп йөри икән. Биредә шулай ук “Дошколята” дигән түгәрәк эшли, анда мәктәпкәчә яшьтәге балалар шөгыльләнә. Светлана Нуриева алып барган дәресләргә быел, мәсәлән, 10 бала язылган.
-Шунысы шатландыра – безнең “Герой” колхозы үзенең хезмәткәрләренә лаеклы эш хакы түли, эш режимын саклауга җитди карый. Мәсәлән, элек савымчылар көн саен эшләгән булса, алар бүген ике көн эшләп, бер көн ял итә. Бу инде аларның балалары белән дә шөгыльләнергә вакытлары җитәрлек дигәнне аңлап, - дип әңгәмәне дәвам итә Гүзәлия ханым. - Безнең ата-аналарга сокланып туя алмыйм – алар шулкадәр актив! Үзләре дә мәктәп тормышы белән янып яшиләр, бер чарадан да читтә калмыйлар. “Әти-әни һәм мин – спорт сөюче гаилә” ярышларының ничек җанлы үткәнен күрсәгез икән сез! Әле шушы көннәрдә генә савымчы булып эшләүче һәм күп бала тәрбияләүче Евдокимовлар ГТО нормативларын үтәп, көмеш медаль алды. Мондый үрнәкле гаиләләр белән ничек горурланмыйсың, ди?
Командировкаларга баргач, кайсыбер якларда балалар өчен шөгыльләнер түгәрәкләр булмауга зарлануны ишетергә туры килә. Ә Тайнашта моның белән проблема юк – берьюлы берничә түгәрәктә шөгыльләнсәң дә, мөмкинлекләр бар. Мәсәлән, авыл мәдәният йортында оештырылган баянчылар түгәрәгенә кайсыбер гаиләдән хәтта икешәр бала йөри икән.
Мәктәп белән 2010 елдан алып РФнең атказанган укытучысыИлзида Нәзим кызы Башмакова җитәкчелек итә. Тарих, естествоведение фәннәреннән тыш, ул мәктәптә икенче чит ил теле булган француз теленнән дә (беренче чит тел – инглиз теле) белем бирә. Директорның ата-аналар һәм балалар, укытучылар коллективы белән уртак тел табып эшләве, һәр проблеманы алдан тоеп алып хәл итәргә тырышуы мәктәпнең һәрчак алдынгылар рәтендә булуына булышлык итә, әлбәттә.
Без килгәндә мәктәп янындагы хоккей тартмасына боз катырылган иде инде. Гүзәлия ханым әйтүенчә, биредә кыш буена кеше өзелми: олысы-кечесе рәхәтләнеп шайба суга, рәхәтләнеп конькида шуа.
-Безнең якларда укырга яраткан кешеләр яшәве белән горурланабыз,- дип сүзне дәвам итә әңгәмәдәшем.- Ата-аналар һәрвакыт теләп гәзит-журналларга язылалар, авыл китапханәсендә дә кеше өзелми. Китапханәче Гүзәл ханым Ханова балаларны да, өлкәннәрне дә җәлеп итә белә: яңа китаплар кайту белән үк ул укучыларга тәкъдим итә,кызыклы чаралар үткәрә.Мәктәптә төрле предметлар көннәре, бәйрәм кичәләре, көзге ярминкәләр гөрләп үтә, дискотекалар оештырыла.
-Бүген тормыш авырлыклары алдында югалып калган һәм уңышсыз дип саналган гаиләләр саны арта бара. Ә сездә андый гаиләләр бармы, Гүзәлия ханым?
- Элегрәк бар иде, соңгы елларда юк. Балаларыбыз барсы да яхшы исәптә, аларны бар начарлыктан курчалар һәм ныклы белем бирү максатында киңкырлы эш алып барабыз, бердәм эшлибез.
Мәктәп музее белән дә таныштырдылар безне. Биредә мәктәпнең дә, авылның да тарихын үз эченә алган кадерле комарткылар, бу якларның горурланырлык шәхесләренә багышланган стендлар урын алган иде. Музейда төп урынны туган мәктәпләренең тарихы турында материаллар урын алган. Экспозицияләрнең шактый өлеше авылның сугыш чоры битләренә багышланган. Шулай ук борынгы заманнарда һәм әле берничә генә дистә авылда яшәгән кешеләрнең көнкүреше турында сөйләгән экспонатлар игътибарны үзенә тарта. Авыл тирәсендә табылган һәм борынгы бабалардан калган көнкүреш әйберләрне күрү шулай ук кызыксыну тудыра. Музей балаларда туган җиргә, халкына, аның тарихына мәхәббәт тәрбияли, ул шуның белән кадерле дә.
Тайнаш урта мәктәбеннән без барлык укучы һәм укытучыларга уңышлар, саулык, илләр-көннәргә тынычлык теләп, ә алардан кочак-кочак яхшы кәеф алып саубуллаштык.
Фотода: уңнан сулга Илзида Башмакова, Гөлназ Гыйләҗева, Гүзәлия Бәдертдинова, Айгөл Сәмигуллина.
Гөлара Арсланова.