

Быел илебездә Педагог һәм остаз елыкиң колач белән билгеләнеп үтелә, инде ул ахырына якынлаша. Ләкин тематик ел тәмамлану белән генә остазлар һәм укытучыларның җәмгыятебездә тоткан мөһим роле кимемәве, ә арта гына баруы бәхәссез.
“Остаз елы” кысаларында “Өмет” гәзите әлеге темага багышлап бик күп мәкаләләр бастырды. Без анда үрнәкле укытучылар һәм остазлар турында күп яздык, укучыларыбызны аларның эш үрнәкләре белән таныштырдык, язмаларына гәзит битләрендә зур урын бирдек. Шулай ук республикабыздагы мәктәп тормышын киң яктырттык, андагы проблемаларны күтәреп, аларны бергәләп хәл итү юлларын эзләдек.
Һәм декабрь аеның иң салкын көннәренең берсендә без Балтач районына юлландык. Максатыбыз – районның мәгариф оешмалары эше белән якыннан танышу, укытучылар һәм остазлар белән күзгә-күз карап аралашу иде.
38 градус салкында Уфа кадәр Уфадан килеп төшкән безләрне һәркайда киң колач җәеп каршы алдылар, очрашулар дустанә һәм ике як өчен дә әһәмиятле рәвештә үтте. Ни өчен дигәндә, укытучыларны да, журналистларны да уртак максат – киләчәк буынга матур тәрбия бирү, илебезгә лаеклы алмаш үстерү бурычы берләштерә.
Очрашу “Балалар иҗат үзәге”ндә башланып китте.
Биредә бүгенге көндә 560 бала төрле түгәрәкләрдә теләп шөгыльләнә икән. Кызганычка каршы, бу көнне без балалар белән аралаша алмадык, чөнки каты салкыннарда укучылар үзәккә йөрми, ә өйдә шөгыльләнергә мәҗбүрләр. Аның урынына, безне биредә тулы иҗади педагоглар коллективы каршы алды. Үзәкнең директоры Дания Корманай кызы Галләмова әйтүенчә, биредә чын-чынлап балаларны яраткан һәм үз эшләрен иҗади биеклекләргә күтәргән остазлар эшли. Бу көнне без аларның барсы белән дә якыннан аралаштык һәм директорның хаклы икәнлегенә ышандык.
Үзәктә балаларның күңелендә матурлыкка-камиллеккә омтылыш уятучы, моның хакына бар вакытларын һәм тырышлыкларын салып эшләүче 11 педагогның унысы – югары, берсе урта һөнәрибелемгә ия икән. Арада Венера Килемшин кызы Шакирҗанова “РФның һөнәри-техник мәгариф отличнигы”, ә Илфат Фатыйх улы Хәйдаров һәм Ирина Рәфис кызы Ханова – “БРның мәгариф отличнигы” дигән мактаулы исемнәргә ия.
-Үзәгебез элекке “Пионерлар һәм укучылар йорты”ның дәвамчысы. Безнең максатыбыз – Балтач районы балаларының һәр яклап таүсешен(шәхсән һәм физик) тәэмин итү,аларның иҗатка кагылышлы кызыксынуын кәнәгатьләндерү, булган сәләтләрен үстерү, шулай ук тормышка яраклашуларын тәэмин итү, яшь буында гомум культура формалаштыру һәм ялларын файдалы һәм күңелле итеп оештыру өчен хезмәт салу,- ди Үзәк директоры Дания Корманай кызы. – Безнең үзәк ел әйләнәсенә эшли һәм анда шөгыльләнгән 560 бала арасында сәламәтлекләре буенча чикләве булган балалар да, әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калучылар да, күп балалы һәм аз керемле гаиләдә тәрбияләнүчеләр дә бар.
Шунысы куанычлы, үзәктәге педагоглар составы, нигездә, яшьләрдән тора. Барлык заманча уңайлыкларга ия булган бинада педагогларга иҗади мөмкинлекләрен һәм педагогик осталыкларын үстерү укучы балаларга үзләренең сәләтләрен үстерү өчен барлык шартлар да бар.
Без бу көнне Үзәктә урнашкан “Буыннар эзеннән” дип аталган интерактив музейда да булдык һәм аның бай һәм кызыклы экспонатларына карап сокландык. Ә экскурсовод, Үзәкнең туган якны тирәнтен өйрәнүчепедагогы, БРның мәгариф отличнигы Ирина Ханова биргән истәлекле мәгълүматлар бездә зур кызыксыну уятты. Аеруча аның халкыбыз күңелендә авыр кичерешләр тудырган “каторжан юлы” турында сөйләве фәһемле булды. “Балалар иҗат үзәге” быел укучы балалар белән әнә шул Себер тракты буенча экскурсияләр оештырган. Дөньядагы иң озын юлларның берсе саналган (Санкт-Петербург һәм Мәскәүдән алып Кяхта, Чита һәм Охотскига кадәр 11 мең чакрым тәшкил итә) Себер юлының 38 чакрымы Балтач районы буйлап төзелгән булган икән. Экскурсия вакытында балалар “катаржан юлы” узган биш авылда – Кызганбашта, Зиләзекулда, Чуртанлыкулда, Югары Карышта һәм Богданда булганнар.
-Балаларда туган якның тарихын өйрәнүгә омтылышы зур, шуңа да мондый экскурсияләр оештыру бик зур мәгънәгә ия,- ди бу уңайдан Ирина Рәфис кызы.- Музейның максаты – районыбызның тарихи һәм мәдәни мирасын саклап, киләчәк буыннарга тапшыру.
Экспедицияләрдән тыш Балалар иҗат үзәгендә шулай ук түгәрәк өстәлләр, тикшеренү эшләре буенча конференцияләр дә гаять кызыклы үтә икән. Музей хезмәткәрләре арасында “Өмет”не чыга башлаган көннәрдән алып укыган кешеләр дә булуы күңелебезгә сары май булып ятты. Педагоглар безнең гәзиттә чыккан материалларны үз эшләрендә теләп кулланалар икән.
Икенче санлы мәктәптә очрашу
Киләсе тукталыш – Иске Балтачның икенче санлы урта мәктәбендә булды. 2000 елда үз ишекләрен ачкан бу мәктәптә әлеге көндә 550 бала белем ала.
Гөрләп үткән шушы ел вакыт эчендә икенче санлы мәктәп меңнәрчә баланы олытормыш юлына чыгарган, аларга үзләренең хыялларын чынга ашырырга юллама биргән, шул ук вакытта аның үз традицияләре барлыкка килгән.
Мәктәпнең иркен Актлар залын тутырып “Өмет”челәр белән очрашуга җыелган мәктәп коллективы белән шунда ук якын кешеләр булып аралашып киттек. Без, редакция хезмәткәрләре, үзебезнең эшләр, матбугатның көндәлек мәшәкатьләре һәм уңышлары хакында сөйләдек, ә хөрмәтле укытучылар тынгысыз һәм кызыклы, хәтта маҗаралы мәктәп тормышы, укучыларының бүгенге сулышы турында бәян итте.
Безне, әлбәттә, укытучылар коллективының һәм укучыларның “Өмет”кә мөнәсәбәте кызыксындыра иде. Чөнки туган телендә гәзит-журналлар, әдәби әсәрләр укып үскән бала гүзәл үрнәктә тәрбияләнә, туган телен ярата һәм башка телләрне дә хөрмәт итә һәм ул бүген интернетта тулып яткан ялган хәбәрләргә-мәгълүматка ышанмый. Ә “Өмет”не укып үскән бала һәрчак үз фикере булган, тормышны һәмкешеләрне сөйгән чын патриот булып формалаша.
-Без Балтачта талантлы һәм булдыклы кешеләр яшәвен беләбез һәм районыгызның ирешелгән уңышлары турында язып торабыз,- диде чыгыш ясап“Өмет”нең баш мөхәррире Рәдис Гыйлван улы Ногманов.- Бездә укучылар өчен “Чаткылар” кушымтасы чыгып килә, анда сезнең сәләтле балаларыгызның да иҗат җимешләре ешрак басылсын иде дигән теләктә калам. Укытучылар һәм журналистлар – без бер ана балалары кебек. Чөнки уртак уй-хисләр, ягъни илебез киләчәген гөл итәчәк яңа буынны тәрбияләү максаты белән эшлибез. Киләчәктә дә аралашып торыйк, туган телебездә басылган “Өмет” гәзитен киләчәктә тагын да күбрәк балалар һәм укытучылар яздырып укыр дип ышанам.
Мәктәп директоры Азамат Муллый улы Мәгъзүмов әйтүенчә, мәктәпелның-елында зур уңышларга ирешә: укучылар да, педагогик коллектив та район һәм республика, Русия күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә актив катнашып, зур уңышларга ия була. Мәктәптә әдәби һәм театр түгәрәкләре гөрләп эшли, балалар бәйрәмнәрдә ана телендә матур чыгышлар ясый. Мәктәптә 44 педагог балаларга төпле белем бирә, укучыларга үзләренең иҗади мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итә.
Безне биредә күп укыйлар, яраталар икән
Соңгы тукталыш – Иске Балтачның беренче санлы урта мәктәбе. Бу мәктәпнең зурлыгы да, анда укыган балалар санының күплеге дә, укытучылар коллективының зурлыгы да авыл мәктәпләре өчен тел шартлатырлык – биредә 825 укучыга 68 укытучы белем бирә. 45 укытучылары югары категориягә ия, беренче категорияле укытучылар саны – 19. “РФның почетлы хезмәткәре”, “БРның мәгариф отличнигы” исеменә лаек булучыларны һәм РФ һәм БРның Мактау грамоталарына лаек булган педагогларны санап чыгу өчен кул бармаклары гына җитмәс. Шулай ук мәртәбәле конкурсларда җиңеп грант алучылар, төбәкара, республика һәм район конкурсларында җиңү яулаучылар да бихисап.
1898 елда земство мәктәбе булып эш башлаган белем бирү йорты бүген районда үзенең зур уңышлары, тоткан урыны белән чын-чынлап горурлана ала.
Биредә шулай ук иркен Актлар залын тутырып безнең белән очрашуга җыелган иде мәктәп коллективы. Редакторыбызның: “Арагызда “Өмет” укучылар бармы, дуслар?” дигән соравын ишетүгә залдагыларның яртысы диярлек кул күтәреп җавап бирде.
-Быел “Остаз елы” билгеләп үтелде. Хөкүмәтебезнең Укытучы һөнәренең кирәклеген, бөеклеген тануы һәм һәрчак ярдәм күрсәтергә әзер булуын ассызыклый бит бу,- дип сүзен башлады Рәдис Гыйлван улы.- Без гәзитнең һәр санында укытучыларны шатландырган һәм борчыган проблемаларны күтәрәбез, үрнәкле педагоглар турында мәкаләләр бастырабыз, гомүмән, гәзит битләрендә мәктәп тормышын яктыртуга зур урын бирәбез. Әйдәгез, киләчәктә туган телебезнең һәм татар матбугатының үсеше һәм аның киң таралган һәм хөрмәтле телләрнең берсе булуына лаеклы өлешебезне кертик. Бергә булыйк, бердәм булыйк!
Икенче санлы мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Миләүшә Мәснәви кызы Такыйуллина мәктәпнең бүгенге сулышы белән таныштырды, укучыларының һәм аларның әти-әниләренең, шулай ук коллегаларының матур әдәбиятны сөюе, гәзит-журналларга да бердәм язылуын билгеләп үтте.
-Мондый җылы очрашулар киләчәктә үзенең матур нәтиҗәләрен бирер һәм безнең бердәм һәм тату мәктәбебездә “Өмет” белән алга баручылар саны артканнан-артыр,- дип ышандырды ул безне.
Ә очрашу чынлап та җылы һәм җанлы, дустанә сөйләшүләргә һәм җыр-моңнарга үрелеп барды. Чөнки безнең белән Балтач якларына редакциябезнең якын дусты – танылган баянчы һәм җырчы, композитор һәм шагыйрь Салават Әхсәнов та барды. Әйткәндәй, Салават Әхсәновны Балтачлар якташ дип саный, чөнки Салават – аларның күрше районы булган Борайдан. Бүген сәхнәләрдә “фанера”га җырлап, тамашачыны “алдаштырып” йөргән кайсыбер артистлардан аермалы буларак, Салаватыбыз рәхәтләнеп микрофонсыз да җырлый, баянда халкыбызның дәртле көйләрен уйнап, тамашачыларны биюгә чыгара, ә үзе язган дөньяви шигырьләре тыңлаучыларны көлдерә дә, елата да, тирән уйларга да сала.
Менә шулай итеп, декабрь салкыннарының үзен куркытып, күңелле дә, ике як өчен фәһемле дә булган очрашуларда булып кайттык без Балтач якларыннан.
Гөлара Арсланова.