

Шартлаулар да төрлечә була, җәмәгать – яу кырындагы шартлау, газ баллоны шартлавы, аннары мылтыктан да булырга мөмкин. Ә без хәбәр итә торган очракта... самогон аппараты шартлаган. Бу хәл Салават шәһәрендә Ленинградская урамындагы йортта булган.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре ЧП булган урынга килгәндә шартлау нәтиҗәсендә (бәхеткә, янгын чыкмаган) фатирда зал тәрәзәләренең, кухня түбәсе-“натяжка”ның зыянлануын, шулай ук балкон рамасының чыгып очуын күргәннәр. Бәхеткә каршы, зыян күрүчеләр юк. Менә сиңа самогон аппараты...
Чыганак: Башинформ.