

Арабызда кеше бәласенә, кеше проблемасына битараф булмаган яхшы күңелле кешеләр бик күп. Шундыйларның берсе – Кыйгы районы хакимияте башлыгы Зөһрә Гордиенко. СВО зонасыннан командировкадан кайтып килгәндә бәлагә тарыган водитель яныннан тыныч кына үтеп китә алмаган ул.
Нәрсә булган? Бу хакта ул социаль челтәрләрдә бәян иткән. Зөһрә Гордиенко әйтүенчә, аларның күз алдында М-5 трассасында бозлавык аркасында бер автомобиль юлдан чыгып очкан.
“Машинадан чыктык һәм аңладык – сөйрәп чыгарып булмаячак. Ә бу вакытта яныбыздан хәрби КамАЗ үтеп китеп бара. Уртак тырышлык белән чыгардык – ике троссны өзсәк өздек, аның каравы барысы да килеп чыкты. Водитель әбекәй пассажир белән бергәләшеп машинадан чыктылар да күз яшьләре белән: “Рәхмәт сезгә, туганкайлар!” диләр. Без арытабан киттек. Башта бер уй – кешеләрдә гади кешелеклек, ярдәм итү теләге булганда – без бик көчле халык бит!
М-5 трассасында бөкеләр зур. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз”, - дип язган Зөһрә Гордиенко.