

2023 елның гыйнвар-октябрь айларында Башкортстан Республикасы һәм Үзбәкстан Республикасының үзара товар әйләнеше күрсәткече узган елның шул ук чоры күрсәткече белән чагыштырганда 11,4% ка арткан. 2023 елның 10 аенда экспорт күрсәткече 2022 елның гыйнвар-октябрь күрсәткечләренә карата минераль продукцияне 20% ка арттыру хисабына 15,3% ка артты. Бу хакта «Халыкара кооперация һәм экспорт» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында узган Ташкентта Башкортстан предприятиеләренең халыкара күп тармаклы бизнес-миссиясе барышында билгеле булды.
- Чыннан да, Үзбәкстан белән безнең тыгыз хезмәттәшлек ныклы, бигрәк тә экспортлана торган продукция буенча, аның өлеше республикалар арасындагы барлык тышкы сәүдә әйләнешенең 90% тан артыгын тәшкил итә. Без Үзбәкстан базарына минераль продукция, химия сәнәгате продукциясе һәм каучук, агач һәм целлюлоза-кагаз әйберләре, азык-төлек товарлары һәм чимал һ. б. җибәрәбез. Бүген безнең хезмәттәшләр төбәк бизнесы вәкилләре белән бергә яңа партнерлар һәм хезмәттәшлек юнәлешләре эзләү өчен Ташкентта актив эшлиләр, - диде Башкортстан Республикасының тышкы икътисадый элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.
21 декабрьдә Башкортстан делегациясе үз эшен дәвам итәчәк. Шәхси программалар кысаларында ике республика предприятиеләре арасында очрашулар узачак, шулай ук Русиянең Үзбәкстан Республикасындагы Сәүдә вәкиле Константин Злыгостев белән очрашу планлаштырыла.