Җәмгыять
19 декабрь 2023, 06:58

Өч бурыч бар

Алар бик җитди. 

https://glavarb.ruhttps://glavarb.ru
https://glavarb.ru

Бүген, 19 декабрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт Җыелышы-Корылтайга еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте.

Анда ул республиканың идарә командасы өчен төп өч бурычны билгеләде.

Беренчесе – махсус хәрби операция максатларына ирешү буенча актив эшләү: барлык булган ресурсларны файдалану, алгы сызыктагы яугирләргә ярдәм  итү, яңы ирекле подразделениеләрне комплектлауга булышу, гуманитар ярдәм күрсәтү.

Икенчесе – махсус хәрби операция ветераннары һәм инвалидлары, аларның гаиләләре белән эшләү, һәлак булганнарның исемнәрен мәңгеләштерү, яугирләргә һәм аларның туганнарына медицина реабилитациясе белән ярдәм итү. Яшьләр белән патриотик эш алып бару. Ил эчендә иҗтимагый-сәяси хәлне тотрыксызландырырга, милләтара ызгыш чыгарырга тырышуларга каршы тору.

Өченчесе – республиканы үсетрү планын һәм программаларын дәвам итү, икътисадны, социаль тармакны ныгыту, инвестиция, технологик, инфраструктур проектларны гамәлгә ашыру, халыкның тормыш сыйфатын  күтәрү.

Соңгы бурычны үтәми торып, беренче ике бурычны хәл итү мөмкин түгел, диде төбәк җитәкчесе.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас