

Тикшеренүләр күрсәтүенчә, Яңа ел каникулларында русиялеләрнең 18 проценты эшләячәк. Алар – табиблар, шәфкать туташлары, эшчеләр, инженерлар, торак-коммуналь хезмәте, аптека, склад, полиция һәм хәвефсезлек хезмәте, кунакханә хезмәткәрләре, водительләр, сатучылар, журналистлар эш урыннарында булачак.
Ирләр хатын-кызларга караганда күбрәк эшләячәк. Гыйнварның беренче декадасын эшләп үткәрүчеләрнең яше – 34 яшькә кадәр.
Аналитиклар әйтүенчә, русиялеләрнең 6 проценты Яңа ел каникулларында бакчасына, 6 проценты – дусларына, туганнарына кунакка барачак. Бу ялларда 4 процент халык сәяхәткә чыгарга планлаштыра, бары тик 100 кешенең берсе генә чит илгә чыгачак.
Чыганак: russian.rt.com