Җәмгыять
15 декабрь 2023, 04:34

Тормышны билгеләүче канун

Соңгы 90 елда илдә 5 Конституция кабул ителде.

culture.ruculture.ru
culture.ru

Быел Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы конституцияләрен кабул итүгә – 30 ел. Аларның беренчесе – 12нче декабрьдә, икенчесе 24ендә билгеләнә. Бу даталар күпмилләтле илебез һәм республика тарихында иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе булып тора. Чөнки Конституция – дәүләтнең төп кануны. Анда дәүләтнең иҗтимагый, икътисадый корылыш нигезләре, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары билгеләнгән. Ул барлык законнарның мәгънәсен, эчтәлеген ача.

Бу атнада төп игътибар Русия Федерациясе конституциясенә бирелде. Әлбәттә, әлеге темага кагылышы булганнар аны сизде, ә сәясәт һәм хокук мәсьәләләре белән артык кызыксынмаучылар әллә ни исәпкә алмады булса кирәк. Ә менә 2004 елга кадәр 12 декабрьнең ил Конституциясе көне икәнлеген барсы да белә иде. Чөнки 1994 елда Төп закон хөрмәтенә бу көн бәйрәм дип билгеләнеп, 2004 елга кадәр Русия халкына өстәмә ял бирелде. Ләкин 2005 елдан ул эшләми торган көннәр исәбеннән төшеп калды. Ләкин ялы булмаса да, Конституция турында белү мөһим. Чөнки ул – илнең Төп законы.

Конституциянең тарихына килгәндә, аның заманча үрнәге дип 1906 елда Николай II тарафыннан кабул ителгән Русия империясенең төп дәүләт законнар җыелмасын исәпләргә мөмкин диләр тарихчылар. Бу документ 17 бүлектән һәм 223 маддәдән торган. Аларда ил белән идарә итү принциплары ныгытылган. Атап әйткәндә, ул властьны император һәм парламентның ике палатасы (Дәүләт советы һәм Дәүләт думасы) арасында бүлгән.

Беренче чын Конституция исә 1918 елның 10 июлендә кабул ителә. 1924 елда аны СССР Конституциясе алыштыра. Шул ук елны илнең Төп законына багышлап беренче бәйрәм билгеләнә: аны июльнең беренче якшәмбесендә үткәрәләр, аннары 6 июльгә беркетәләр. Бәйрәм итү 1936 елга – халык телендә Сталинныкы дип йөртелгән Конституциясе кабул иткәнгә кадәр яши.

Шунысын әйтергә кирәк: документның яңа варианты эшләнгән саен, бәйрәм көннәре дә үзгәреп тора. “Сталин” Конституциясе көне – 5 декабрьдә,1977 елда кабул ителгән “Брежнев” Конституциясе көне 7 октябрьдә билгеләнә. Соңгысы эшләми торган көн булып, Советлар Союзы таркалганчы дәвам итә.

Русиянең заманча Конституциясе 1993 елның 12 декабрендә бөтен халык тавыш бирүе нәтиҗәсенә кабул ителде. Аны өч елдан артык әзерлиләр. Бу вакыт эчендә төп канунның 20ләгән варианты эшләнә. Соңгы версия 1993 елның июнендә үткән Конституция киңәшмәсендә раслана.

Бүген Конституция – дәүләтнең төп норматив-хокукый документы. Ул илнең бар төбәкләрендә дә иң югары юридик көчкә ия. Бу инде төбәк законнарының берсе дә Конституциягә каршы килә алмый дигән сүз.

Шулай итеп, соңгы 90 елда илдә 5 төп закон кабул ителде.

2020 ел башында ил Президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка еллык Юлламасы белән мөрәҗәгать иткәндә Конституциягә төзәтмәләр кертү кирәлеге турында сүз кузгатты. Шул ук елны Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертелде: 1 июльдә тавыш бирү үтте, 4 июльдән төзәтмәләр үз көченә керде. Анда төп үзгәрешләр социаль мәсьәләләргә кагылды. Ә 2022 елда Конституция тексты тагын бер үзгәртелде: анысы ил составына яңа төбәкләр кушылуга бәйле булды.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас