Җәмгыять
14 декабрь 2023, 09:10

Күмәк эш – күңелле эш

Бергәләп башкарган хезмәтнең нәтиҗәсе дә матур була.

Күмәк эш – күңелле эшКүмәк эш – күңелле эш
Күмәк эш – күңелле эш

Республикада эшләп килүче “Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү” (ППМИ) программасы авыл җирлегендә бик күп файдалы эшләр башкарырга мөмкинлекләр бирә.  Благовар районының Иске Абзан авылы халкы, быел да шушы программада катнашып, авыл зиратын төзекләндерүне планлаштырган.

 “Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү” программасында катнашу өчен башта проект сайлау буенча җыелыш үткәрелгән. Җыелышта Иске Абзан авылында яшәүчеләр күпчелек тавыш белән программа ярдәмендә авыл зиратын төзекләндерергә карар иткән. Мондый зур эшне башкару өчен авыл халкының гына ярдәме җитми. Сөйләшенгән эшләрнең нәтиҗәсе булсын өчен читтә яшәгән  һәм туган нигезләренә, әти-әниләренә, туганнары янына кайтып йөргән авылдашларны, якташларны да җәлеп итәргә кирәк. Иганәчеләрсез дә булмый.

Благовар районы хакимияте башлыгы Марат Азамат улы Йосыпов абзанлыларның бу изге ниятләрен хуплап, эшнең ахырына кадәр ярдәм итәргә вәгъдә биргән. Абзанлылар әйтүенчә, район халкы аңа нинди генә сорау белән барса да, һәммәсен игътибар белән тыңлап, кирәкле киңәшен биреп, проблеманы хәл итү җаен табарга тырыша.

ППМИ проекты кураторы, Благовар районы хакимиятең яшьләр, спорт һәм социаль  сәясәт бүлеге җитәкчесе Азат Радик улы Муфазалов оештыру төркеме белән һәрвакыт элемтәдә булып, бергә байтак эшләр башкарганнар.

 

  Авыл советы рәисе Радик Рәүф улы Фәрхетдинов турында да тик җылы сүзләр генә ишетергә мөмкин.  Үз эшенә җаваплы караган кеше авыл халкына, туган җиренә дә битараф кала алмыйдыр, әлбәттә. Беренчеләрдән булып ярдәм кулы сузган кеше ул.  Иганәчеләр исемлегендә шулай ук авыл хуҗалыгы кооперативлары, фермерлар: Илфат Әхмәтшин, Марат Биктимеров, Илдус Харрасов, “Агронинвест” җәмгыяте директоры Виктор Малеев, район гәзите мөхәррире Лира Гафарова һәм башкалар бар. Авыл халкы  һәммәсенә рәхмәтләрен җиткерә.

23 декабрьдә район җитәкчеләре, авыл советы рәисе һәм район депутатлары белән берлектә йомгаклау җыелышы булачак. Иске Абзан  авылы халкы проект шартларын җиңәр һәм ул уңышлы тормышка ашырылыр дип өметләнә.

Күмәк эш – күңелле эш
Күмәк эш – күңелле эш
Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас