Җәмгыять
14 декабрь 2023, 11:34

Илнең төп елгасын югалтмабызмы?

Сүз Идел турында бара. 

catalog-photo.rucatalog-photo.ru
Фото:catalog-photo.ru

Русия Президенты Владимир Путин Идел саекмас һәм ил үзенең төп елгасын югалтмас дигән өмет белдерде. Бу хакта дәүләт башлыгы йомгаклау матбугат конференциясе белән берләштерелгән туры линия барышында белдерде.

"Бу булмас дип ышанам. Елганың түбән агымнарында  энергетиклар һәм башка су кулланучылар белән конфликт бар. Энергетиклар Идел каскадыннан, электр станциясеннән электр энергиясе күләме сәнәгать мәнфәгатьләрен тәэмин итү өчен җитәрлек булсын өчен су күләмен югары дәрәҗәдә тотарга телиләр. Түбән агымдагы су кулланучылар елганың тулырак булуын тели",  – дип белдерде Путин Куйбышев каналының катастрофик юылуы турындагы сорауга җавап биреп.  

Президент проблеманы таныды һәм аны хәл итәргә ниятләвен белдерде. "Хөкүмәт моның өстендә эшли һәм бу мәсьәләне күз уңыннан ычкындырмаячак", - диде Путин. 

Ноябрь ахырында Иделдә күпләп  балыклар кырылды. Казанда елга култыгында күп санлы балык мәетләре табылган. Росрыболовствоның Татарстан буенча Урта Идел территориаль идарәсе бүлегендә бу хәлнең ясалма рәвештә казылып ясалган урынга хлорлы су эләгүе аркасында килеп чыккан дип белдерделәр. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас