Җәмгыять
14 декабрь 2023, 05:41

Иң матур исем – Укытучы

Мин Могаттаровлар гаиләсе турында язасым килә. Укытучылар династиясенең беренче звеносы булган картәнием – Кәүсәрия Миңнемөхәммәт кызы турында бәян итмәкчемен.

Иң матур исем – УкытучыИң матур исем – Укытучы
Иң матур исем – Укытучы

Мин Могаттаровлар гаиләсе турында язасым килә. Укытучылар династиясенең беренче звеносы булган картәнием – Кәүсәрия Миңнемөхәммәт кызы турында бәян итмәкчемен. Ул Бүздәк районының Таулар авылында 1939 елның 6 мартында дөньяга килгән. Гаиләдә 9 бала үсәләр. Минем нәнәем өлкән бала булган. Ул елларда авылда яшәү җиңел булмый, балалар олылар кебек бик иртә үзаллы тормышка аяк баса. Алар кечкенә чактан ук җаваплы һәм хезмәт сөючән булып үсәләр. Нәнәем таулар җиде еллык мәктәбен тәмамлагач, Күзәй урта мәктәбенә укырга юллана.

Аннан Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. “Агроном” белгечлегенә укып, кулына диплом алгач, аны Иске Гомәр авылына эшкә җибәрәләр. Иске Гомәр яшь кызны шунда ук үз итә – Газим Мөгаллим улына кияүгә чыга һәм аны урта мәктәпкә химия, биология укытучысы итеп эшкә алалар. Шул елны ук нәнәем Бөре педагогия институтына читтән торып укырга керә. Иске Гомәр авылындагы 8 еллык мәктәп урта мәктәпкә әйләнә һәм югары белемле укытучылар өчәү генә булгач, нәнәемә ике ел саен мәктәпне тәмамлаучы сыйныфны ышанып тапшыралар.

Нәнәем элек дәресләрнең һәм экскурсияләрнең ничек кызыклы үтүләрен сагынып искә алырга ярата. Укучылар һәм авыл халкы арасында табигатьне саклау эшен актив оештырганы өчен аны Кушнаренко районының Почет грамотасы белән бүләклиләр.

Укучылар да аның дәресләрен ярата. Нәнәем “РСФСРның халык мәгарифе отличнигы” исеменә лаек була, аны БАССР халык мәгарифе министрлыгы дипломы белән бүләклиләр. 1975 елда социалистик ярыш җиңүчесе була.

Үзе мөдирлек иткән химия һәм биология кабинетын гел методик әсбаплар белән яңартып тора. Ул, шулай ук, мәктәп янындагы тәҗрибә участогы белән дә мөдирлек итә.

1980 елда аның укучылары СССР ВДНХсында үткән бөтенрусия конкурсында катнаша. Андагы уңышлары өчен нәнәемә СССР ВДНХсының Почет грамотасын, укучыларга  мәктәп линейкасында бронза медальләр тапшыралар.

1980 елдан алып ул Хезмәт ветераны. Ул пенсиягә кадәр Иске Гомәр урта мәктәбендә 31 ел укытучы булып эшләде. Картәтием белән 60 елдан артык бергә яшиләр, өч бала тәрбияләп үстерделәр. Аларның ике кызлары да әниләре һөнәрен сайлыйлар. Олы кызлары – Закирова Лүсә Газим кызы – Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлады, ул да химия-биология укытучысы. Хезмәт юлын Иске Гомәр урта мәктәбендә башлап, кияүгә чыккач, Чакмагыш авылында гимназиядә дәвам итте. Хезмәт стажы – 33 ел.

Уртанчы кызлары – Флизә Газим кызы Мөхәррәмова -  – Башкорт дәүләт педагогия институтында физика-математика укытучысына укыды. Пенсиягә чыкканчы туган мәктәбендә математика һәм информатика дәресләре укытты.

Минем әнием Рәзилә Миңневәли кызы – Могаттаровларның киленнәре. Ул да һөнәре буенча – укытучы. Әнием ял көннәрендә ипи пешерә. Яңа пешкән икмәкнең исен бер нәрсә белән дә чагыштырып булмый. Минем әнием бик оста, аның кулыннан килмәгән эш юк. Ул башлангыч сыйныфларны укыта. Ул да кечкенәдән укытучы булып уйнарга яраткан, курчакларына дәресләр бирә торган булган.

Аны, Бәләбәй педагогия училищесын тәмамлагач, Кушнаренко районының Иске Гомәр авылына укытырга җибәрәләр. Әнием Иске Гомәрдә минем әтиемә кияүгә чыга һәм БДПУны читтән торып тәмамлый. Иске Гомәр авылында урта мәктәп ябылгач, ул күрше авылга  - Чишмә районының Бишкәҗә авылындагы мәктәпкә эшкә күчте. Ул инде 33 ел балаларга белем бирә, аның укучылары район, бөтенрусия, халыкара конкурсларда, олимпиадаларда катнашып. яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр.

Әнием һәр дәресенә тырышып әзерләнә. Һәр укучысы, аның уңышлары өчен куана. Өйдә дә тик утырганы юк: конспектлар яза, проектлар, сыйныф сәгатьләренә, конкурслар, презентацяләргә әзерләнә. Ул тәрбия эшен дә онытмый: аның шук, шаян укучылары максатларына омтылучан, җаваплы, хезмәт сөючән кешеләр булып үстеләр. 

Мин әниемә аның киңәшләре өчен рәхмәтлемен.

Укытучылар көне алдыннан 7-9 сыйныфта укучылар укытучы булып эшләп карадык. Беренче сыйныфта укыган балаларга дәрес бирүе минем өчен башта бик куркыныч булды. Кызыксынулы карашлы сабыйларның күзләре сиңа төбәлгәнне күргәч, кызык та булып китә. Һәр бала сиңа өмет белән карый. Укытучы аларның һәрберсенә күңел җылысын өләшергә тиеш. Иң арткы партада утырган әниемнең тыныч йөзен күргәч, мин дә тынычландым. Бу дәрес миңа укытучы һөнәренең бик җаваплы, авыр хезмәт булуын аңларга ярдәм итте.

  Минем иң зур бәхетем – тормышымда әниемнең укытучы булуы.

Әти-әнинең сукмагыннан атлап кына укытучы булып булмыйдыр ул. Күңел чакыруы да кирәк. Безнең гаиләдә буыннан-буынга укытучы һөнәренә мәхәббәт тәрбияләнде.

Укытучылар көнендә без авыл мәдәният йортында ветеран укытучылар белән очраштык. Бу чарага нәнәемнең 1978 елда мәктәптән озатып чыгарган сыйныфлары тулысынча килде. Алар нәнәемә ак мамык шәл бүләк иттеләр. Нәнәем шатлыгыннан күз яшьләрен яшерә алмады. Күпме рәхмәт сүзләре әйтелде, ә бит укытучы өчен иң мөһиме – үзе укыткан укучыларның хөрмәте һәм мәхәббәте. Минем нәнәем – бик бәхетле кеше. Ул миңа һәрвакыт: “Кешеләрне һәм тормышны, гомерне ярат”, - ди. Мин картәтием белән картәниемнең гел хәлләрен белеп торырга тырышам. Минем өчен аларның бүген исән-сау булулары зур бәхет. 

Розалина МУГАТТАРОВА,

7 сыйныф укучысы.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас