

Республика районнары “Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү”(ППМИ) программасында актив катнаша, ел саен аның ярдәмендә авылларда төрле объектлар төзекләндерелә, мәктәп, балалар бакчалары кебек социаль биналар ремонтлана, һәйкәлләр ачыла, чишмәләр төзекләндерелә, юллар яңартыла, янгын сүндерү машиналары алына, зиратлар тәртипкә китерелә. Благовар районының Иске Абзан авылы халкы да шушы изге максатка ирешү өчен республика программасында катнаша.
Күптән түгел Күчәрбай авыл биләмәсенә караучы Иске Абзан авылында халык җыены үтте. 200дән артык халкы булган бу авылның соңгы чорда тормыш-көнкүрешендә байтак проблемалар җыелган. Авыл зиратларын төзекләндерү көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып тора. Бу хакта Күчәрбай авыл биләмәсе башлыгы Радик Фәрхетдинов та белдерде һәм, программа конкурсында җиңеп чыккан очракта, Иске Абзан авылы халкына ныклы ярдәм күрсәтеләчәген ышандырды.
Җыелышта халык зур активлык күрсәтте. Чыгыш ясаучыларның төрле фикерләре яңгырады. Әмма күпчелек авыл зиратларын төзекләндерү яклы булып чыкты, шуңа да программада катнашуда өстенлек әлеге максатка бирелде.
Авыл җыены алдыннан ППМИда катнашу өчен ун кешедән торган оештыру төркеме төзелгән. Аның җитәкчесе итеп җәмәгать эшчәнлегендә бай тәҗрибә туплаган Рәвидә Әхмәтҗанова сайланган. Ул авылда бик ихтирамлы вә хөрмәтле кеше – өч дистә елга якын укытучы булып эшләгән. Җыелышта, моннан тыш, халыктан акча җыюны оештыру, материаллар сатып алу, төзекләндерү өмәләре үткәрү мәсьәләләре хәл ителгән.
Оештыручылары актив һәм уңган булгач, Иске Абзан авылы халкы, җыелыш тәмамлану белән, “Киндеркүл” һәм “Башкорт очы” зиратларына өмәгә чыкканнар. Хатын-кызлар чүп-чардан арындырса, агачларны кисү, техника белән аларны чүплеккә ташу – ир-атлар җилкәсенә төшкән.
— Авыл зиратларында өмәләр ике көн барды. Бу бик зур эшне, ниһаять, башкарып чыгуыбызга бик шатбыз! — ди Рәвидә Әхмәтҗанова. – Авылдашларга, шулай ук өмәгә дип кайткан чит җирләрдә яшәүче якташларга олы рәхмәтләребезне белдерәбез. Әле эшләр күп, киләчәктә барысын да эшләп, максатларыбызга ирешербез, - ди ул.
Теләкләрегез тормышка ашсын, абзанлылар!