

“Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү”(ППМИ) республикада программасында Благовар районының Иске Абзан авылы да катнаша дип язган идек инде.
Билгеле булуынча, көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып монда авыл зиратларын төзекләндерү тора.
Оештручыларның берсе Рәвидә Әхмәтҗанова әйтүенчә, бүгенге көндә анда эш кайный.
“Ике иске зиратны төзекләндерү өчен өмәләр үткәрдек. 500 дән артык корыган агачларны кисү өчен махсус техника ялладык. Ярдәмләшүне һәркем үзенең изге бурычы итеп кабул иткәндер – яше дә карты да чын күңелдән тырышып эшләде. Чөнки һәркемнең монда туганнары, якыннары, ата-бабалары ята”, - ди Рәвидә ханым.
Иске Абзан тарихына күз салсаң, ул 1755 елда барлыкка килгән диелгән. Димәк, 2025 елда Абзан авылына 270 ел булырга тиеш, ә кайбер чыганакларда 300 елга якын, диләр. Моңа дәлилләре дә бар. 1755 елда ук ул Абзан дип аталган. Шул вакытта инде бу җирдә “утар” булып 5-6 гаилә яшәгән. Бу урыннар яшәү өчен бик уңайлы була, чөнки төньяктан таулар салкын җилне үткәрми, инеш-елга буйларына кадәр – урманлыклар. Авыл янында гына 3-4 күле булган. Җирләре уңдырышлы, печәнлекләре күп. Менә шушы “утар” булып урнашкан кешеләр Абзан авылына беренче нигез салучылар булып исәпләнә.
“Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен бел” дип юкка әйтмәгән борынгылар. Авылыбыз зиратларын тәртиптә тоту - тамырлары шунда барып тоташкан һәркемнең изге бурычы булып санала. Республикада 2014 елдан бирле эшләп килүче “Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү” программасы туган җиребезне онытмаска, аны сакларга һәм якларга ярдәм итә. Әгәр шул программа буенча бүленгән акчадан абзанлыларга да өлеш чыкса, халык аны авылны тергезүгә, ямьләндерүгә һәм тагын да бик күп проблемаларын хәл итүгә юнәлтәчәк. Ә эшләр әле анда бик күп.