Җәмгыять
11 декабрь 2023, 11:19

Яңа елда күп кар яуса...

Башкортстанда Яңа ел бәйрәмнәре вакытында урамнарны кардан чистартуга  3 меңнән артык берәмлек коммуналь техника җәлеп итәргә планлаштыралар. Бу хакта республиканың торак-коммуналь хуҗалык министры Ирина Голованова Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

Территорияләрне җыештыру өчен көн саен 1 082 юл эшчесе һәм 1 395 берәмлек техника, ә ишегалларын җыештыру өчен 2 315 җыештыручы һәм 554 берәмлек техника җәлеп ителәчәк.

Муниципалитетлар бозга каршы 163 мең тонна материал әзерләгән.

 Яңа ел бәйрәмнәрендә оператив эш өчен 352 авария  бригадасы оештырыла, алар үз эченә 2 320дән артык кешене ала.

 Ирина Голованова озак вакыт бәйрәмнәргә өйдән чыгып китү очрагында куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерде. Салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү вентильләрен, шулай ук газ стоягындагы вентильне ябарга, электр приборларын сүндерергә, балкон ишекләрен һәм тәрәзәләрен ябарга кирәк, шулай рәвешле фатирга пиротехникадан очкыннар эләгүдән сакланырга кирәк. 

Чыганак: glavarb.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас